ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Мәдәният

Чирмешән районында Чувашстанның халык шагыйре Порфирий Афанасьевич юбилеена әзерләнәләр

19 февраль 2017, 01:00

Чирмешән районында Чувашстанның халык шагыйре Порфирий Афанасьевич юбилеена әзерләнәләр 21 февральдә Порфирий Афанасьев иҗатына багышлап китап укучылар конференциясе үтәчәк.

(Чирмешән, 19 февраль,, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән"). Чирмешәннең Яңа Элмәле авылы мәдәният йортында, китапханәдә һәм урта мәктәптә танылган якташыбыз, Чувашстанның халык шагыйре Порфирий Афанасьевның 75 еллыгына әзерләнәләр, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы

-Китапханәдә һәм мәктәптә Порфирий Васильевичның иҗаты турында стендлар һәм китап күргәзмәләре ясалды, - ди китапханәче Валентина Павлова. -Мәктәптә чуваш һәм рус телләрендә шигырь сөйләүчеләр конкурсы үткәрелде. Февральдә китапханәдә балалар катнашында “Афанасьев укулары“, ә туган тел көне – 21 февральдә Порфирий Афанасьев иҗатына багышлап китап укучылар конференциясе үтәчәк.

Яңа Элмәле мәдәният йортының “Пилеш“ ансамбле быелгы халык иҗаты фестивалендә шагыйрь якташыбыз сүзләренә язылган “Яңа Элмәле“ җырын башкарачак, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр