ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Раил Садриев: Татар баласы өчен милли герой – татарча сөйләшкән ата-анасы
Азербайҗан татарлары Мәүлидне билгеләп үтәчәк
Казан һәм Санкт-Петербургта яңа туристик маршрут булдырыла
Әниләр көнендә Татарстанның Милли музеенда караоке һәм матурлык салоны эшләячәк
Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә

Фән һәм мәгариф

Азнакайда юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча автокласс ачылды

18 февраль 2017, 20:00

Азнакайда юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча автокласс ачылды Автокласста укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен энәсеннән җебенә кадәр өйрәнсен өчен бөтен шартлар да тудырылган.

(Азнакай, 18 февраль, "Татар-информ", “Маяк”). Азнакайда элек-электән юл куркынычсызлыгы проблемасына җитди игътибар бирелә. Бу юнәлештә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә дә шактый эшләр башкарыла. Мәгариф учреждениеләренең күпчелеге бу темага кагылышлы әсбаплар, җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Агымдагы атнада шәһәрдә чираттагы куанычлы вакыйга булды: гимназиядә автокласс ачылды. Аны мәктәп укучыларына Юл хәрәкәте хәвефсезлеге учреждениесенең Азнакай бүлеге бүләк итте, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Тантаналы чарада Юл хәрәкәте хәвефсезлеге учреждениесенең Әлмәт шәһәрендәге территориаль идарәсе вәкилләре, хокук сагында торучылар да катнашты.

Гимназиядә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә зур әһәмият бирелә. Алар катнашында күпсанлы профилактик чаралар үткәрелә.

Автокласста укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен энәсеннән җебенә кадәр өйрәнсен өчен бөтен шартлар да тудырылган. Тематик уеннар, профилактика дәресләре үткәрер өчен төрле атрибутлар тупланган: юл билгеләренең макетлары, светофор, төрле дидактик уеннар һәм күрсәтмә материаллар һ.б. бар.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге учреждениесенең Әлмәт шәһәрендәге территориаль идарәсе пропаганда бүлеге җитәкчесе Лилия Рафыйгуллина районда алып барылган профилактика чараларына югары бәя бирде.

– Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү – шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда, төрле чаралар вакытында хәвефсезлек кагыйдәләрен әкренләп төшендерсәң генә, башкарган эшнең нәтиҗәсе була. Сез дөрес юнәлештә барасыз, – ди җитәкче.

– Балалар арасында юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау алдагы чорда да ЮХИДИ коллективының игътибары үзәгендә калачак. Агымдагы елда бу юнәлештә тагы да күләмлерәк чаралар җәелдерү, мәктәпкә кадәрге учреждениеләр, мәктәпләр, ата-аналар белән эшчәнлекне бермә-бер активлаштыру күздә тотыла, – диде бу уңайдан Азнакай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Сирин Райманов.

Чара барышында балаларга яктылыкны кире кайтаручы махсус беләзекләр таратылды, гимназия укучыларны аларны үз куллары белән дә эшләп күрсәтте, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр