ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Ак Барс" командасы тагын бер тапкыр оттырды
Инвалидларның кинотеатрга йөрү мөмкинлеген арттыра торган закон имзаланган
Татарстан халыклары корылтаенда нагайбәк халкын Дмитрий Кадыкеев тәкъдим итәчәк
28 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Төркиядә Галимҗан Ибраһимовны искә алалар

Җәмгыять, Татар дөньясы

Россиядә авыл тарихларын өйрәнү Татарстаннан башланачак - Минтимер Шәймиев

17 февраль 2017, 20:12 , Фото: Рамиль Гали

Россиядә авыл тарихларын өйрәнү Татарстаннан башланачак - Минтимер Шәймиев Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит илләр территориясендә татар авыллары тарихын да өйрәнергә җыена.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты Татарстан авылларының тарихын өйрәнүгә керешә. Якын киләчәктәге планнар исемлегендә “Татарстан Республикасы торак пунктлары тарихы” проектына тотынып, аны 5 томда бастыру күздә тотыла. Бу хакта бүген Тарих институтының 20 еллыгына багышланган тантаналы утырышта билгеле булды. Чарада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

“Кайда нинди мәгълүмат бар, бәлки, башта шулардан башларгадыр. Сез аларны өйрәнгәнче, калган авыллар “безне дә өйрәнегез” дип, үзләре үк мәгълүматларын күтәреп, килеп җитәчәк. Бу үзебезне хөрмәт итүне күрсәткән искиткеч эш. Татарстанда ата-бабаларыбыз яшәгән урыннарны өйрәнсәк, илдә беренче башланган эш бу, минемчә. Бу эшкә тотынуыгыз бик шәп”, - дип бәяләде Минтимер Шәймиев.

Тарих институты, шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә, “Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит илләр территориясендә татар авыллары тарихы” фундаменталь хезмәтен әзерләүне күздә тота.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр