ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кукмара районы прокуроры “Нараткай” лагереның эшчәнлеге белән танышты
Алабугада кече эшмәкәрлек үсә
Яшел Үзән электр челтәре компаниясенең – өй туе
Ютазы авылы балалары эшләп ял итә
Кукмарада бер әби кырык алдарлар кармагына эләккән

Мәдәният

Китап кышын, авыл халкы ял иткәндә яхшырак сатыла – Илдар Сәгъдәтшин

17 февраль 2017, 19:59

Китап кышын, авыл халкы ял иткәндә яхшырак сатыла – Илдар Сәгъдәтшин Татарстан китап нәшрияты Татарстанның утыз районында “Китап бәйрәме” уздырган.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Татарстан китап нәшрияты Татарстанның утыз районында “Китап бәйрәме” уздырып, 300 мең сумга 1000 данәдән артык китап саткан. Кичә шундый бәйрәмнәрнең чираттагысы Әтнәдә булды, дип хәбәр итә нәшрият җитәкчелеге.

Әтнә районына һәм Чаллыга килеп төшкән “китаплы десантта” нәшриятның баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех, яшь шагыйрь Рифат Сәлахлар катнашкан.

Татарстан районнарында Китап бәйрәмнәре – Татарстан китап нәшриятының “Татмедиа” белән уртак проекты.

“Мин нәшриятка эшкә килгәч, беренче эш итеп складка төштем. Склад китап белән тулы иде. Төп максат китап чыгару булып, аны сату эше аксап торган булса кирәк. “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов “Районнарга барыйк”, - дип тәкъдим кертте. Инде бу эшне җайга салдык. Районнарга язучылар белән бергә кайтып, Китап бәйрәмнәре оештыра башладык. Язучылар очрашуларга чыгу өчен үзләре чиратка бастылар”, - ди нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшин.

“Нәшриятның максаты – район үзәкләре белән генә чикләнмичә, һәр авылга барып җитү. Халык мондый бәйрәмнәрне бик ярата. Китап авторлары белән очрашырга гаиләләр белән киләләр, автограф сессия оештырыла, фотоларга төшәләр. Азрак китап сатылып, машиналарның бензин бәясен акласа, бушка йөрмәгәнбез дигән сүз”, - дип сөйли оештыручылар.

“Авылда китап укучылар күбрәк, бигрәк тә татар китапларын, - ди Илдар Сәгъдәтшин. - Һәр кешенең Бауманга барып китап сатып алу мөмкинлеге дә юк, теләге дә булмаска мөмкин. Ә китереп биргәндә ул аны теләк белән ала. Чиратта – Азнакай, аннары – Мамадыш. Әлбәттә, җәй көне эш вакытында бармыйбыз, ә хәзер әле авыл халкы рәхәтләнеп китап укый торган чак”.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр