ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татарстан-Төркия дуслыгы җәмгыяте" 25 еллыгын билгеләп үтте
Татарстанда язгы чәчү планы 99 процентка башкарылган
Мәскәү аэропортында бер пассажир хатынның корсагында 4 кг кыйммәтле әйбер тапканнар
Путин май карарына эләкмәүче бюджет хезмәткәрләренең эш хакын арттырырга тәкъдим итте
Бинаның фасады белән сәхнәсен ясап бетерәсе калды – Кариев театры директоры Мансур Ярмиев

Җәмгыять, Авыл

Интернетта татар бакчачыларының тәҗрибә алмашу урыны барлыкка килде

17 февраль 2017, 18:28

Интернетта татар бакчачыларының тәҗрибә алмашу урыны барлыкка килде Социаль челтәрдәге әлеге төркемне булдырган татар журналисты Рафис Җәмдиһан фикеренчә, бакчачылыкны төрле ысуллар белән пропагандаларга кирәк.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов) Бу көннәрдә  “Facebook” социаль челтәрендә “Татар бакчачылары” төркеме ачылды. Аны булдыручы - татар журналисты Рафис Җәмдиһан.

Төркемне ачу сәбәпләрен аңлатып, Рафис Җәмдиһан: “Бакчачылык бүгенге көндә киң таралган, шулай ук төркемнең оешуына тарихи сәбәпләр дә бар. Алтын Урда чорында ук татарларга бакчачылык хас булган, хәтта бүгенге көндә Минскида яшәүче татарларның бабалары да бакчачылык культурасын алып киткәннәр, ләкин Идел-Урал төбәгендәге татарларда бакчачылык алай ук киң үсеш алмаган,” – диде. Моны дәлилләү өчен ул Идел-Урал төбәгендә 1921-1922 елларда булган ачлыкны искә төшерде: “Рус-чуваш халкы ул елларда ук кәбестә, кишер утырткан, ә татар, нигездә, бакчачылык белән шөгыльләнмәгән, шуңа ачлыкны начар кичергән".

"Facebook та әлеге төркем бакчачылык белән кызыксынучыларның тәҗрибә алмашу мәйданчыгы буларак ачылды. 1-2 көн эчендә 100 ләп кеше җыелды, бер-беребез белән фикер алышабыз, фотолар куябыз, нинди орлыклар утыртырга кирәген уйлашабыз. Бүгенге көндә, иҗтимагый-сәяси тотрыклыклар булмаган заманда, бакчачылык хоббидан һөнәргә дә әйләнеп китәргә мөмкин. Шуңа күрә бакчачылыкны төрле ысуллар белән пропагандаларга кирәк", - дип саный Рафис Җәмдиһан.

Төркемгә беренчеләрдән булып үзенең постын куйган җәмәгать эшлеклесе Азат Сәйфетдин "Татар-информ" хәбәрчесенә бакчачылык белән хобби буларак шөгыльлләнүен әйтте. “Үзем һөнәрем буенча инженер, бакчачылык белән хобби буларак кызыксынам. Минем өчен бу төркем үзенчәлекле тоелды, аңа ярдәм итү өчен үз постымны урнаштырдым, җир борчагын үстерү буенча үз тәҗрибәм белән уртаклаштым,” – диде ул.

Бу төркем татар халкы өчен бик кирәкле. Безнең тарих тамыры белән җиргә барып тоташа. Без гомер-гомергә җир эшкәртү белән шөгыльләндек. Хәзер исә күпчелек татар шәһәрләрдә яши, аларны җирдән аермас өчен шундый төркемнәр ясалырга һәм яшәргә тиеш. Facebookта төрле халык җыелган, әмма аларның кызыксынулары бакчачылык белән бәйләнергә мөмкин. Мәсәлән, музыкант булмасын, яисә инженер, барыбер бала чагында ул әти-әнисенә бакчада булышкан, күңеленә шул вакытлар сеңеп калган, ” – дип саный Азат Сәйфетдин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр