ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Фән һәм мәгариф

Арча педагогия көллияте базасында Америкадан килгән делегация белән стажировка узды

17 февраль 2017, 17:41

Көллият җитәкчелеге мондый халыкара хезмәттәшлек белем бирү мөмкинлекләрен тагын да киңәйтә дип саный.

(Казан, 17 февраль, "Татар-информ"). Чит илләрнең белем бирү учреждениеләре белән Халыкара хезмәттәшлек итү кысаларында ДАҺББУ “Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында 2014нче елның 8нче февраленнән 14нче февраленә кадәр урта звено педагогик хезмәткәрләре һәм АКШ ның Феррис исемендәге (Биг Рапидс шәһәре, Мичиган штаты) дәүләт университеты оештырган югары һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында стажировка уздырылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Делегация составына АКШның Мичиган, Иллинойс, Калифорния, Огайо штатларында урта звенога лидерлар хәзерләү вәкилләре: колледж вице-президентлары, факультет деканнары, бүлек мөдирләре керә.

Феррис дәүләт университетына (алга таба Университет) 1853нче елда нигез салына. Анда 13000нән артык студент 180 белгечлек буенча белем ала, шул исәпкә башлангыч сыйныф укытучылары хәзерләү дә керә.

Стажировка программасы делегация әгъзаларының түбәндәге пробелмалар буенча чыгышларыннан торган эшлекле өлешне үз эченә ала: Урта һөнәри белем бирүче уку йортларының АКШ университетлары белән хезмәттәшлеге; Урта һөнәри белем системасында менторлык программасы; Урта һөнәри белем системасында финанс структурасы; югары сыйныф укучыларына АКШ университетеларына керү өчен кредитлар бирү системасы. ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алишев Т.Б., ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының халыкара белем бирү программалары һәм проектлары бүлеге мөдире Яруллин Б.М. белән очрашу вакытында Россиянең, Татарстан республикасының һәм АКШ ның мәгариф системаларына чагыштырма анализ ясалды.

Арча муниципаль районының мәгариф системасын үстерүгә керткән өлеше турындагы сорауларга район башлыгы Нуриев И.Г. җавап бирде. Республиканың урта һөнәри белем бирүче уку йортларында йөргәндә кунаклар урта звенода белгечләр әзерләүнең чынбарлыкта ничек тормышка ашырылуын күрделәр.

Стажировка программасының мәдәни өлеше кунакларга татар милләтенең гореф-гадәтләре, ТР ның башкаласы һәм Арча шәһәренең истәлекле урыннары белән танышу мөмкинлеге бирде.

Стажировка нәтиҗәләре буенча Арча педагогия көллияте һәм АКШ белем бирү учреждениеләре, югары уку йортлары арасында студентлар алмашу, конференцияләр, форум һәм башка чаралар үткәрү турында халыкара хезмәттәшлек килешүе төзелер дип көтелә. Көллият җитәкчелеге мондый халыкара хезмәттәшлек белем бирү мөмкинлекләрен тагын да киңәйтер, уңай эш тәҗрибәсен уртаклашу мәйданчыгы булдыруга хезмәт итәр дип саный.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр