ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов: “Авыл хуҗалыгы ярминкәләре – чиста социаль проект”
"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Сарман районында күчмә утырыш уздыра
Шикәр чөгендере чәчүчеләр, шикәр заводлары быел зур керем ала алмаска мөмкин – министр
Якшәмбе кичендә Рәдиф Кашаповтан рок, фолк һәм скрипкалы концерт
Чаллының туган якны өйрәнү музеенда Татарстан Милли музее вәкиллеге ачылачак

Дин

Татар дин галимнәрен дөньяда беләләр дип әйтүе кыен — Кырым мөфтие урынбасары

17 февраль 2017, 19:07

Татар дин галимнәрен дөньяда беләләр дип әйтүе кыен — Кырым мөфтие урынбасары Дин әһеле фикеренчә, дөньяда үз урынын тапкан яшь галимнәр тиздән барлыкка киләчәк.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россиядәге дин галимнәре мөселман дөньясында билгеле шәхесләр дип әйтеп булмый. Әмма дөнья күләмендә үз урыннарын таба алучы, алдагы буыннан калышмый торган яшь галимнәр тиздән барлыкка киләчәк. Кырым Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм мөфтие урынбасары Әсәдулла Баиров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шундый фикер җиткерде.

“Безнең Казан, Кырым дин әһелләренең мирасы бик зур. Гарәп, төрек илләрендә яхшы таныш булган мәдрәсәләребез бар. Бу мирасны безгә яңартырга кирәк, чөнки бездә коммунизм чоры узды һәм ул елларда бик күп нәрсә югалды. Әмма соңгы 20 елда, диния нәзарәтләре тырышлыгы белән, бу мирас торгызыла, яңартыла. Татар һәм Россия дин әһелләре хезмәтләрен якын арада өйрәнә башларлар һәм аларның исемнәре кабат яңгырар дип уйлыйм”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр