ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда Алексей Толстойның 200 еллыгына багышланган чаралар оештырыла
Инфантино: Казан – Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятен берләштерүче казан ул
Чили футбол җыелмасы баш тренеры Казанны яратып өлгерүен җиткерде
Чили җыелмасы Конфедерацияләр кубогының финалына чыкты
Оскар Юнысов Бауман урамында яңа альбомының яңгырашын тикшерде

Дин

Мөфтилеккә гариза бирү ачык иде, һәркем үзен тәкъдим итә алды — Камил Сәмигуллин

17 февраль 2017, 16:53 , Фото: Салават Камалетдинов

Мөфтилеккә гариза бирү ачык иде, һәркем үзен тәкъдим итә алды — Камил Сәмигуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфтилеккә сайлану буенча аңлатма бирде.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан мөфтие вазыйфасына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хәзерге рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин гына үз кандидатурасын тәкъдим итте.

“Әлеге вазыйфага гаризаны һәр кеше бирә ала иде, кабул итү ачык булды. Ләкин берәү дә бирмәгәч, мин берни әйтә алмыйм. Пленум утырышында кабул ителгәнчә, мөфтине, баш казыйны, мөфтинең беренче урынбасарын бер мөхтәсиб булса да тәкъдим итәргә тиеш. Әгәр дә бер мөхтәсиб тә тәкъдим итми икән, корылтай вакытында гына башка кандидатлар барлыкка килергә мөмкин түгел”, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе соравына җавап биреп.

Татарстан мөфтие вазыйфасына кандидатлар тәкъдим итү гаризалары 13 гыйнвардан башлап 13 февральгә кадәр кабул ителде. Кандидатлар мөхтәсибәтләр уздырган җыелышларда каралды.

Сайлау нәтиҗәсендә Татарстан мөфтие вазыйфасына Камил хәзрәт Сәмигуллин (Татарстан мөфтие, "Тынычлык" мәчете имам-хатыйбы), Татарстанның баш казые вазыйфасына – Җәлил хәзрәт Фазлыев (Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе), Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары вазыйфасына Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин (Татарстанның төньяк-көнбатыш регион казые, Казанның Совет районы имам-мөхтәсибе) һәм Илфар хәзрәт Хәсәнов ("Кол Шәриф" мәчете имам-хатыйбы) кандидатуралары билгеләнгән.

Пленумда Татарстан Республикасы мөселманнары съездын үткәрү датасы да каралды. Ул 2017 елның 17 апрелендә үтәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр