ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов ВТБ Банкы идарәсе рәисе урынбасары Ольга Дергунова белән очрашты
VI Бөтендөнья татар конгрессы съездында "Милләт каһарманы" ордены тапшырылачак
Депутат Айрат Фәррахов: Хоспислар җир өчен аренда түләргә тиеш түгел
Татарстанның иң яхшы 46 белгече республика Премьер-министры кулыннан дәүләт бүләкләре алды
Казанда эзтабар студент отрядларының II Бөтенроссия слеты ачылды

Дин

Киләсе ел Шиһабетдин Мәрҗани елы булырга мөмкин

17 февраль 2017, 16:32 , Фото: Салават Камалетдинов

Киләсе ел Шиһабетдин Мәрҗани елы булырга мөмкин 2019 елны Ризаэтдин Фәхретдинга багышларга ниятлиләр.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Киләсе елга танылган мәгърифәтче, фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) тууына 200 ел; 2019 елда тарихчы, әдип, педагог, күренекле дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдинның (1859-1936) тууына 160 ел була.

Шул уңайдан, 2018 ел – Шиһабетдин Мәрҗани, ә 2019 ел – Ризаэтдин Фәхретдин елы итеп игълан ителергә мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

Мәгълүм булганча, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел –  Галимҗан Баруди елы дип игълан ителде.

Бүген исә аңа багышланган фәнни-гамәли конференция уза.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр