ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда Алексей Толстойның 200 еллыгына багышланган чаралар оештырыла
Инфантино: Казан – Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятен берләштерүче казан ул
Чили футбол җыелмасы баш тренеры Казанны яратып өлгерүен җиткерде
Чили җыелмасы Конфедерацияләр кубогының финалына чыкты
Оскар Юнысов Бауман урамында яңа альбомының яңгырашын тикшерде

Дин

Болгар ислам академиясендә татар дин галимнәре хезмәтләре өйрәнеләчәк

17 февраль 2017, 17:26 , Фото: Салават Камалетдинов

Болгар ислам академиясендә татар дин галимнәре хезмәтләре өйрәнеләчәк Яңа ачылачак дини уку йортында бу юнәлештә факультет яки бүлек ачу күздә тотыла.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Болгар ислам академиясендә татар дин галимнәрен, аларның хезмәтләрен өйрәнә торган факультет яки бүлек булачак. Бу хакта бүген Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган фәнни-гамәли конференция ачылышыннан соң Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

“Безгә элек язылган китапларыбызны өйрәнергә кирәк. Быел без Галимҗан Баруди елы дип игълан иттек, чөнки аның тууына 160 ел тула. Аның хезмәтләрен таптык, өйрәндек”, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән аралашу барышында.

Мондый тәкъдимне конференциядә катнашучыларга Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия мөселманнары дини шурасы җитәкчесе Әлбир хәзрәт Крганов та җиткерде. 

“Галимҗан Баруди мирасын студентларга җиткереп кенә белем бирү йортларының дәрәҗәсен күтәрә алачакбыз. Чөнки теләсә кайсы милләт, дин һәм ышанудан башка юкка чыгачак. Без бу мәсьәләне Болгар ислам академиясе чишәргә ярдәм итәр дип өметләнәбез. Шул сәбәпле, академиядә Россия мөселманнарының рухи һәм мәдәни мирасын өйрәнә торган бүлек ачарга тәкъдим итәм”, – дип фикерен җиткерде Ә.Крганов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр