ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Ак Барс" хоккейчылары Уфада "Салават Юлаев" командасын тар-мар итте
Зилә Вәлиева: Мөслимәләр корылтаенда катнашкан ханымнарның язмышы мәңгеләштерелергә лаек
Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар явачак
Рөстәм Миңнеханов губернатор-блогерлар рейтингында бер юлы 7 позициягә күтәрелде
Сәрия Сабурская: Элекке тоткыннарны эшкә урнаштыру буенча квоталар кирәк

Дин

Татар дин галимнәрен Бөекбритания мөселманнары да белә – Дамир хәзрәт Мөхетдинов

17 февраль 2017, 16:16 , Фото: Салават Камалетдинов

Татар дин галимнәрен Бөекбритания мөселманнары да белә – Дамир хәзрәт Мөхетдинов Кембридж китапханәсендә патша Россиясе заманында ук бастырылган дини китапларның саклануы мине тагын да шаккатырды, ди ул.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Татар һәм Россия дин галимнәренең ислам дине асылларын үстерү һәм таратуга керткән өлеше хакында Бөекбритания мөселманнары яхшы белә. Бу мине бераз гаҗәпкә дә калдырды. Патша Россиясе заманында ук бастырылган дини китапларның Кембридж китапханәсендә  саклануы мине тагын да шаккатырды”, – диде бүген Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе имам-мөхтәсибе Дамир Мөхетдинов. Ул бу сүзләрне Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тулу уңаеннан оештырылган “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре: тарих һәм заман” фәнни-гамәли конференциясе ачылышында җиткерде.

Галимҗан Барудиның төп хезмәте дип ул ислам дине дәресләре бирүне саный. “Барудиның бар хезмәтләре дә гаммәви мәсьәләләргә һәм исламга кагылышлы сорауларны чишүгә юнәлдерелгән булган. Галимҗан хәзрәт мөселманнар уйлап тапкан ысуллар белән Европа мәгариф системасы кушылмасыннан гыйбарәт булган белем бирүне оештырырга тели. Ул замананың мөселманнар каршында яңа глобаль таләпләр куюын аңлый һәм әлеге таләпләр моңа кадәр булган барлык традицияләрне дә яңадан коруны сорый. Баруди бу юнәлештә берничә адым алда барган”, – дип саный Дамир хәзрәт.

Белешмә өчен:

Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) 1857 елның 17 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Өч елдан гаилә Казанга күчеп килә. 1862 елда Галимҗанны Казанда мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1875 елда ул укуын дәвам итәргә Бохарага китә.

1882 елда Г.Баруди, Казанга кайткач, Галиев мәчете мәхәлләсенә икенче мулла итеп билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә гыйлем иясе булып танылып өлгерә. Тиздән мөселманнарның Диния идарәсе аны имам итеп билгели һәм ул мәдрәсә ачарга рөхсәт ала.

1905 елга кадәр Г.Баруди үзен тулысынча педагогик эшчәнлеккә багышлый, дәреслекләр яза һәм бастырып чыгара, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыта, аның биналарын киңәйтү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә, уку-укыту программасын яңарта һәм камилләштерә. Бу елларда мәдрәсә безнең төбәктә җәдитчә белем бирүче иң эре үзәкләрнең берсенә әверелә. ХХ гасыр башында "Мөхәммәдия"дә 500 кеше укыган, 20 мөгаллим укыткан. Бу мәдрәсәдә язучылар Фатих Әмирхан, Фәтхи Бурнаш, Мәҗит Гафури, Кәрим Тинчурин, Накый Исәнбәт, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре Г.Ногайбәк, Г.Шәрәф, Г.Гобәйдулин, С.Вахиди, Г.Мостафин, артистлар З.Солтанов, Габдрахман һәм Габдулла Камал, дипломатлар И.Әмирхан, Х.Биккенин, композитор Солтан Габәши, рәссам Бакый Урманчелар белем алган.

Казанда 1906-1908 һәм 1913-1917 елларда чыккан “Әд-дин вәл-әдәп” журналы (“Дин вә әдәп”) татар дини-әхлакый, гыйльми-әдәби һәм сәяси журнал нашире һәм баш мөхәррире була.

1917 елда мөфти булып сайлана.

Галиев (Баруди) Галимҗан Мөхәммәтҗан улы (1857-1921) Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр