ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кукмара районы прокуроры “Нараткай” лагереның эшчәнлеге белән танышты
Алабугада кече эшмәкәрлек үсә
Яшел Үзән электр челтәре компаниясенең – өй туе
Ютазы авылы балалары эшләп ял итә
Кукмарада бер әби кырык алдарлар кармагына эләккән

Татар дөньясы

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының 20 еллыгына багышланган тантаналы утырыш башланды

17 февраль 2017, 15:38

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының 20 еллыгына багышланган тантаналы утырыш башланды Чарада республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнаша.

 (Казан, 17 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты 20 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан бүген институтның яңа бинасында тантаналы утырыш уза. Чарада Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев һәм башкалар катнаша.

Әйтергә кирәк, бу ел институт өчен ике юбилей датасы белән тарихка кереп калачак: институтның 20 еллыгы һәм аның алыштыргысыз директоры Рафаил Хәкимовка 70 яшь тулды.
 
20 ел эчендә Татарстан тарихчы-галимнәренең тулы бер буыны формалашкан, татарлар тарихы дөньякүләм тарихи фәндә үзенең лаеклы урынын алган. Тарих институтының узган еллар эчендә төп казанышы – "История татар с древнейших времен" дөньякүләм фәндә беренче фундаменталь фәнни хезмәт. "Татарлар тарихы"ның 7 томы безнең гасырга кадәр III гасырдан алып Татарстанның яңа тарихына кадәр чорны колачлый.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр