ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Россия» телеканалы Рөстәм Миңнехановка багышланган фильм күрсәтәчәк
Германиядә һәм Төркиядә Садри Максудины тел галиме буларак та өйрәнәләр
Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмованың юбилее узды
Ренат Ибраһимов Казанда Разил Вәлиевның иҗат кичәсендә катнаша
Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты

Җәмгыять

Татарстанга аномаль җылы һава торышы килә

17 февраль 2017, 15:23

Татарстанга аномаль җылы һава торышы килә Урыны белән юеш кар, һава температурасы түбәнәйгәндә юлларда көчле бозлавык булуы көтелә.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары 18-22 февральдә һава шартларының начарлануын һәм аномаль җылы һава торышы булачагын кисәтә. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бу көннәрдә республика территориясендә һава торышы атлантик циклон тәэсирендә булачагын җиткерә.

Урыны белән юеш кар, буран, шуның аркасында күз күременең кимүе, һава температурасы түбәнәйгәндә юлларда көчле бозлавык булуы көтелә. Җил секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

18 февральдә төнлә һава температурасы 10-15 градус салкын (көнчыгыш районнарда аязганда 21гә кадәр), көндез -1 дән -6 градуска кадәр (көнчыгышта -10 градус) булуы көтелә. Киләсе төндә 1 дән 7 градуска кадәр салкын, ә көндез -4 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак.

Татарстан синоптиклары хәбәренчә, аномаль җылы һава торышы киләсе атна дәвамында саклана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр