ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тукай бүләгенә тәкъдим ителү зур реклама ул – Мәдинә Маликова
Айдар Фәйзрахманов: Без беркайчан да Майкл Джексон, Мадонна дәрәҗәсенә менә алмаячакбыз
26 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мәдинә Маликова: Өч мең тираж белән чыккан китаплар сирәк очракта бер елда сатылып бетә
Нәтиҗәләр ясап, алдагы матчка әзерләнергә кирәк – Зиннәтулла Билалетдинов

Дин

Татарстан уңышларында Галимҗан Барудиның да өлеше бар – Әлбир Крганов

17 февраль 2017, 15:07 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстан уңышларында Галимҗан Барудиның да өлеше бар – Әлбир Крганов Якын чит илләрдә бара торган вакыйгалар Россия мөселманнары концепциясенең тормышчан һәм сәяси яктан тотрыклы булуын күрсәтте, ди хәзрәт.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Украина һәм Сириядә сугыш барганда, Галимҗан Баруди хезмәтләре Россия мөселманнары өчен генә түгел, ә Евразия җирлегендә яшәүче бөтен мөселманнар өчен зур әһәмияткә ия. Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия мөселманнары дини шурасы җитәкчесе Әлбир хәзрәт Крганов шулай дип саный. Әлеге фикерне ул бүген Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тулу уңаеннан оештырылган “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре: тарих һәм заман” фәнни-гамәли конференциясе ачылышында әйтте.

“Галимҗан Баруди Россия мөселманнарының беренче сайлап куелган мөфтие. Шул рәвешле ул мөселманнарның бердәмлеген күрсәтә. Аны укытучы буларак карасак, Галимҗан Баруди данлыклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ректоры булган һәм бик күп шәкертләр укытып чыгарган. Ул мөселманча белем бирүне алгарыш юлына чыгарган. Арифметика, гарәп теле буенча методик эшләнмәләр чыгарган”, –диде Әлбир хәзрәт.

Аның фикеренчә, замана мөселман белем бирү учреждениеләре югары дәрәҗәдә түгел. “Галимҗан Баруди мирасын студентларга җиткереп кенә белем бирү йортларының дәрәҗәсен күтәрә алачакбыз. Чөнки теләсә кайсы милләт, дин һәм ышанудан башка юкка чыгачак. Без бу мәсьәләне Болгар Ислам академиясе чишәргә ярдәм итәр дип өметләнәбез. Шул сәбәпле, академиядә Россия мөселманнарының рухи һәм мәдәни мирасын өйрәнә торган бүлек ачарга тәкъдим итәм”, – дип фикерен җиткерде Ә.Крганов.

Россия мөселманнарына зур бурыч – Евразия мөселманнарын берләштерү йөкләнгән. Шуңа да безгә Россия дин әһелләрен үстерү мәктәбен киңәйтергә, Россия мөселманнары галимнәрен үстерергә кирәк, дип саный ул. “Якын чит илләрдә бара торган вакыйгалар Россия мөселманнары концепциясенең тормышчан һәм сәяси яктан тотрыклы булуын күрсәтте. Чөнки алар Коръән нигезләренә, хөрмәткә һәм Россия халкы гореф-гадәтләре, мирасын саклауга нигезләнгән”, – дигән фикердә хәзрәт.

“Татарстанда Галимҗан Баруди мирасын саклау һәм популярлаштыру өчен зур эшләр башкарылуына мин бик шат. 2017 елның Галимҗан Баруди елы итеп игълан ителү дә шәехка рәхмәт белдерүне дәлилли. 1920 елда ул үзенең 4 288 китаптан торган китапханәсен Татарстанга бүләк итә. Республика уңышларында Галимҗан Барудиның да өлеше бар булып чыга, чөнки ул Татарстанга зур байлык – китаплар бүләк иткән”.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр