ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Казан арты” форумы делегаты: Һәрберебез татарлыгыбыз өчен көрәшсә, киләчәгебез булачак
Чистай районында юл һәлакәтеннән соң 13 яшьлек малай комага китә
Минзәлә районындагы Ык елгасында булган коткару операциясенең фотолары барлыкка килде
Татарстан командасы Коста-Рикага Бөтендөнья роботлар олимпиадасына барачак
Вакансияләр ярминкәсендә пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикләнгәннәргә эш тәкъдим ителәчәк

Җәмгыять

Уфада тәмәке тартуын ташлаучыларга тренажер залына абонемент бүләк итәләр

17 февраль 2017, 14:59

Уфада тәмәке тартуын ташлаучыларга тренажер залына абонемент бүләк итәләр Бүләкләр саны чикле һәм ихтыяр көче зур булганнарга гына эләгәчәк.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Уфада тәмәке тартудан баш тартучыларга тренажер залына абонементлар бүләк итәргә ышандыралар. Тартучыларның тәмәке кабын сөткә йә сокка алыштырырга тәкъдим итәләр. Әлеге акцияне мәгълүм бер хәйрия фонды уйлап тапкан.

«Россия – күпчелек гражданнар тәмәке тартучы ил. Кемдер мәктәп елларыннан ук, кемдер өлкәнәйгәч тарта башлый. Ә бит тәмәке тарту иртә үлем сәбәпләренең берсе», – ди фонд вәкиле Руслан Бәдретдинов.

Шул рәвешле алар тартучыларны үзләренә килергә һәм тәмәкеләрен  сөткә алыштырырга тәкъдим итә. Ә инде тартуны бөтенләй ташлаучыларга Уфа тренажер залларының берсенә абонемент бүләк итәчәк. Бүләкләр саны чикле, ди.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр