ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Ак Барс" командасы тагын бер тапкыр оттырды
Инвалидларның кинотеатрга йөрү мөмкинлеген арттыра торган закон имзаланган
Татарстан халыклары корылтаенда нагайбәк халкын Дмитрий Кадыкеев тәкъдим итәчәк
28 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Төркиядә Галимҗан Ибраһимовны искә алалар

Спорт

Бүгенге көрәш батырлары "Сабантуй" газетасы турниры аша бил ныгыткан – Атлас Гафиятов

17 февраль 2017, 14:37 , Фото: Султан Исхаков

Бүгенге көрәш батырлары Башка спорт төрләрендә үсмерләрнең үз турниры булгач, татарча көрәштә дә әлеге бәйге кирәк иде, ди журналист.
(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). 18-19 февраль көннәрендә Биектау бистәсе “Биектау “ универсаль спорт комплексында 2001-2002 елгы үсмерләр арасында көрәш буенча “Сабантуй” журналы призына Татарстан беренчелеге узачак. Танылган спорт журналисты, көрәш хөкемдары Атлас Гафиятов “Татар-информ” агентлыгына бу уңайдан үз фикерен җиткерде.
 
“Тарихка күз салсак, яшьләр арасында Татарстан беренчелеге электән уздырылып килә иде. 1973 елдан бирле үткәрелүче әлеге беренчелектә 15,16,17 яшьлек егетләр бил алышты. 1986 елдан “Яшь ленинчы” газетасы призына үсмерләр арасындагы турнир 1986 елда оешты. Ул елларда, башка көрәш төрләрендә үсмерләрнең үз турниры бар, нишләп безнеке дә булмаска тиеш әле, дип җиң сызганып эшкә тотынылган иде. Бүген ир-егетләр арасында Татарстан, Россия чемпионы булган көрәшчеләрнең күпчелеге нәкъ менә шул турнирда бил ныгыткан егетләр. Шуңа да “Сабантуй” журналы призына уздырыла торган турнир зур әһәмияткә ия.
 
Танылган журналист көрәш темасына кайбер матбугат чаралары тарафыннан игътибар булмауга да борчылуын белдерде.
 
“Көрәш темасын яктыртучы журналистлар бармак белән генә санарлык. Әмма бу мәктәп дәвамлы булырга тиеш. Көрәш темасын аңлап язу өчен аның асылын белергә, үзең дә, һич югы, сөлге тотып караган булырга, даими рәвештә ярышларны тамаша кылырга кирәк”, – ди Атлас Гафиятов.
 
Сүз уңаеннан: Биектаудагы бәйгегә 300ләп үсмер көрәшче килүе көтелә. Былтыргы турнирда 38 командадан 301 көрәшче бил алышкан.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр