ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Геройлар узышы» 2017 елда Татарстанның Югары Ослан районында уза
Балтачның Борбаш авылында малайлар өчен пансионат ачылачак
Татарстанда 7,5 меңнән артык мәктәп укучысы «Яшь армия» хәрәкәтендә катнаша
Казан федераль университетында һәлак булган Африка студенты белән хушлаштылар
Чистайда мохтаҗларга кием өләшәләр

Сәясәт

Яз көне депутатлар хәрби җыенга барачак

17 февраль 2017, 14:21

Яз көне депутатлар хәрби җыенга барачак Россия оборона министры урынбасары Николай Панков Дәүләт Думасы депутатларын быел яз хәрби җыен үтәчәкләре турында искәрткән.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турындагы" канунга төзәтмәләрне карау пленар утырышы барышында Россия оборона министры урынбасары Николай Панков ЛДПРдан депутат Дмитрий Савельев соравына шундый җавап бирде. Бу хакта “Российская газета” басмасы хәбәр итә.

– Җыеннарны без даими үткәрәбез. Дәүләт Думасының быелгы составы белән җыен үткәрергә ниятлибез – без аны яз эшләячәкбез, – дигән Панков. – Төгәл вакыты Дәүләт Думасы белән килештереләчәк.

Шулай ук Росгвардия Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлар өчен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 20 февральдә хәрби әзерлек курслары үткәрүе мәгълүм булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр