ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов ВТБ Банкы идарәсе рәисе урынбасары Ольга Дергунова белән очрашты
VI Бөтендөнья татар конгрессы съездында "Милләт каһарманы" ордены тапшырылачак
Депутат Айрат Фәррахов: Хоспислар җир өчен аренда түләргә тиеш түгел
Татарстанның иң яхшы 46 белгече республика Премьер-министры кулыннан дәүләт бүләкләре алды
Казанда эзтабар студент отрядларының II Бөтенроссия слеты ачылды

Җәмгыять

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы кыска эш атнасы турында искә төшерә

17 февраль 2017, 14:11

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы кыска эш атнасы турында искә төшерә Киләсе эш атнасы бик кыска булачак, дип искәртә Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы. Ул атнада – тулы булмаган өч эш көне.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Дүшәмбе һәм сишәмбе – тулы эш көннәре. Ә чәршәмбе, 22 февраль, бәйрәм алды көне. Димәк, Хезмәт кодексы буенча эш көне бер сәгатькә кыскара.

Пәнҗешәмбе, 23 февральдән  – якшәмбе , 26 февральгә, кадәр Ватанны саклаучылар хөрмәтенә ял итәчәкбез.

Әлеге дүрт көнлек каникуллар безгә 1 гыйнвар ял көнен җомга – 24 февральгә күчерү турындагы хөкүмәт карары нигезендә мөмкин булды.

Шуның белән бергә бу ял көннәре эш бирүче тарафыннан түләнергә тиеш. Һич югында, бәйрәм көннәре булганга карап, хезмәт хакы кимергә тиеш түгел. Эш күләменнән түләнә торган хезмәт хакы гына, әгәр дә кеше өстәмә ялга бәйле азрак күләмдә эшләгән булса, кимергә мөмкин.

Ә 8 мартта бары бер генә көн ял итәчәкбез. Бәйрәм атна уртасына – чәршәмбегә туры килә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр