ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда татар теле буенча бердәм республика тестлаштыруы үтте
Төркиядә беренче хатын-кыз журналын татар кешесе Фәүзия Ибраһим чыгарган
Мин Габдерәшит Ибраһим нәселе дәвамчысы булуымны белеп үстем - Нәслихан Арул Акса
Һәр төбәктә татарларның үзенчәлекле милли ризыгы бар – Бардадан пешекче Дамирә Казнина
Казанда өчпочмак, пәрәмәч, чәкчәк һәм кош теле пешерү буенча зур остаханә үтте

Хәвеф-хәтәр

Нәфыйков – Татфондбанк турында: Без банкка кереп нәрсәдер эзләп йөрмәячәкбез

17 февраль 2017, 13:45 , Фото: Рамиль Гали

Нәфыйков – Татфондбанк турында: Без банкка кереп нәрсәдер эзләп йөрмәячәкбез Татарстан прокуроры банк оешмалары эшенең аерым формада баруын билгеләп үтте.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков прокуратураның үз иреге белән банк оешмалары эшчәнлегенә тыкшына алмавын җиткерде.

«Банк – үзенчәлекле өлкә. Банк эшчәнлегенә Милли банк бәя бирми торып, хәтта прокурор да тыкшына алмый. Үзәк банк һәм Генераль прокуратура белән махсус эшчәнлек регламенты һәм банкны сәламәтләндерү буенча процедура бар. Алты ай дәвамында Иминиятләштерелгән кертемнәр агенты эшли. Ике ай эчендә Үзәк банкка хисап тәкъдим итәргә тиеш. Ул, үз чиратында, карап бәя бирә һәм карар чыгара. Карар чыгарылгач материаллар Генераль прокуратурага тапшырыла – бары шул вакытта без нәрсәдер карыйбыз. Тагын бер тапкыр әйтәм: без банкка кереп нәрсәдер эзләп йөрмәячәкбез. Бу бөтенләй дөрес адым булмый. Анда прокурор керә икән – димәк, ул банкны үтерде, дигән сүз. Андый катгый адымнардан тыелып торырга кирәк, чөнки әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче махсус структуралар бар», – дип белдерде Нәфыйков.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр