ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кукмара районы прокуроры “Нараткай” лагереның эшчәнлеге белән танышты
Алабугада кече эшмәкәрлек үсә
Яшел Үзән электр челтәре компаниясенең – өй туе
Ютазы авылы балалары эшләп ял итә
Кукмарада бер әби кырык алдарлар кармагына эләккән

Дин

Татар милләтен бары ислам гына саклап калган — Камил хәзрәт Сәмигуллин

17 февраль 2017, 13:37 , Фото: Салават Камалетдинов

Татар милләтен бары ислам гына саклап калган — Камил хәзрәт Сәмигуллин Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тулуын Казанда фәнни-гамәли конференция белән билгеләп үтәләр.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Казанда татарның танылган дин әһеле Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тулу уңаеннан халыкара фәнни-гамәли конференция эшли башлады. Аның рәсми ачылышына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислек итте. Конференция Коръән аятьләре уку белән башланып китте.

Конференция им. Баруди ДУМ РТ

Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре: тарих һәм заман” конференциясенең мөһим чара булуын билгеләп үтте.

“Мирас мәсьәләләренә Рөстәм Миңнеханов бик җитди карый һәм республика үсеше өчен зур эшләр башкара. Бу тема безнең Россия генә түгел, ә бөтен дөнья өчен мөһим. Без үзебезнең Габделнасыйр Курсави, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Муса Бигиев һәм тагын бик күп мәгърифәтчеләребез белән горурланабыз. Алар бу җирдә безнең байлыгыбыз, мирасыбызны булдырган”, – диде ул.

Конференция им. Баруди ДУМ РТ

Аның фикеренчә, ислам мирасы татар җиренә бәйле һәм бездә аны саклау буенча зур эш алып барыла. Бу ислам дине буенча гына түгел, ә православ дине юнәлешендә дә эшләнелә, дип билгеләп үтте Камил Исхаков һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның рухи мирасны торгызуга алынуын мисал итеп китерде.

“Барудиның тормышы – Россиядә мөселман өммәтен саклау, татарларның дөньядагы башка белемле милләтләр белән бер рәткә кую өчен көрәш мисалы. Ул үз эшчәнлеген Россия тарихында иң авыр тарихи чорларның берсе вакытында алып бара. Ил өч революция кичерә, гражданнар сугышын һәм ачлыкны да күрә. Шул кыен заманда татар мәгърифәтчеләре татар халкы өчен кыйбла булып тора”, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин татар мәгърифәтчесе хакында.

Конференция им. Баруди ДУМ РТ

“Татар милләтен бары ислам гына саклап калган. Үз тарихыңны, батырларыңны белү кирәк. Безнең татар дин гыйлемендә бик күп белем тупланган, алар безгә бик кирәк”, – диде ул.

“Без алга таба да бу мирасны өйрәнергә әзер. Төзелеп килә торган Болгар ислам академиясе китапханәсендә сезнең ил һәм дәүләтләрдәге мәгърифәтчеләрнең хезмәтләре барлыкка килсә, без аларны саклап, яшь буынга өйрәтер идек”, – дип мөрәҗәгать итте конференциядә катнашучыларга.

Чарада беренчеләрдән булып сүз Дамас университеты ректоры Мөхәммәд Хәсән әл-Курдига бирелде. “Сириядә сугыш баруга да карамастан, белем бирү бер кайчан да туктатылып торганы юк. Бездә 39 факультет бар, 5 меңнән артык кеше докторантурада белем ала, студентларыбыз да күп. Кайбер студентларыбыз Казанда белемнәрен арттыра. Безгә күрсәткән ярдәмегез өчен минем Россия халкына һәм сезгә рәхмәт җиткерәсем килә”, – диде ул һәм конференцияне оештыручыларга да рәхмәт сүзләре әйтте.

Конференция им. Баруди ДУМ РТ

Бәхрәйннең Югары шәриәт суды һәм имам Мәлик Ибн Әнәс общинасы рәисе Ибраһим Мурейх: “Казан электән фән һәм тикшеренүләр каласы булган. Биредә беренче Коръән бастырылган, сирәк басмалар дөнья күргән. Бу җирлектән чыккан галимнәр һәрчак аерылып торган”, – диде һәм Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди кебек шәхесләрне дөньякүләмендә белүләрен дә билгеләп үтте.

Конференция ачылышында Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия мөселманнары дини шурасы җитәкчесе Әлбир хәзрәт Крганов, Дагыстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе урынбасары Идрис Әсәдуллаев, Ингушетия Республикасы башлыгының дини мәсьәләләр буенча ярдәмче-киңәшчесе Мөхәммәт Албогачиев, Кырым Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм мөфтие урынбасары Әсәдулла Баиров һәм башка шәхесләр чыгыш ясады.

Конференция көннең икенче өлешендә эшен дәвам итәчәк.

Белешмә өчен:

Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) 1857 елның 17 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Өч елдан гаилә Казанга күчеп килә. 1862 елда Галимҗанны Казанда мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1875 елда ул укуын дәвам итәргә Бохарага китә.

1882 елда Г.Баруди, Казанга кайткач, Галиев мәчете мәхәлләсенә икенче мулла итеп билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә гыйлем иясе булып танылып өлгерә. Тиздән мөселманнарның Диния идарәсе аны имам итеп билгели һәм ул мәдрәсә ачарга рөхсәт ала.

1905 елга кадәр Г.Баруди үзен тулысынча педагогик эшчәнлеккә багышлый, дәреслекләр яза һәм бастырып чыгара, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыта, аның биналарын киңәйтү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә, уку-укыту программасын яңарта һәм камилләштерә. Бу елларда мәдрәсә безнең төбәктә җәдитчә белем бирүче иң эре үзәкләрнең берсенә әверелә. ХХ гасыр башында "Мөхәммәдия"дә 500 кеше укыган, 20 мөгаллим укыткан. Бу мәдрәсәдә язучылар Фатих Әмирхан, Фәтхи Бурнаш, Мәҗит Гафури, Кәрим Тинчурин, Накый Исәнбәт, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре Г.Ногайбәк, Г.Шәрәф, Г.Гобәйдулин, С.Вахиди, Г.Мостафин, артистлар З.Солтанов, Габдрахман һәм Габдулла Камал, дипломатлар И.Әмирхан, Х.Биккенин, композитор Солтан Габәши, рәссам Бакый Урманчелар белем алган.

Казанда 1906-1908 һәм 1913-1917 елларда чыккан “Әд-дин вәл-әдәп” журналы (“Дин вә әдәп”) татар дини-әхлакый, гыйльми-әдәби һәм сәяси журнал нашире һәм баш мөхәррире була.

1917 елда мөфти булып сайлана.

Галиев (Баруди) Галимҗан Мөхәммәтҗан улы (1857-1921) Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр