ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Россия» телеканалы Рөстәм Миңнехановка багышланган фильм күрсәтәчәк
Германиядә һәм Төркиядә Садри Максудины тел галиме буларак та өйрәнәләр
Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмованың юбилее узды
Ренат Ибраһимов Казанда Разил Вәлиевның иҗат кичәсендә катнаша
Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты

Татар матбугаты

Балтач эшмәкәре авылда колбаса ясый башлаган – "Ватаным Татарстан" газетасы

17 февраль 2017, 13:20

Балтач эшмәкәре авылда колбаса ясый башлаган – Балтач районының Бөрбаш авылында колбаса цехы ачылу "сарафан радиосы" аша күрше районнарга да барып ирешкән.

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Лилия Нурмөхәммәтова). Авылга сирәк кайтыла. Кайткан саен, Илшат колбаса ясый башлаган, бик тәмле, бернинди дә катнашма өстәмичә генә эшли, дип мактаганнарын ишетсәм дә, янына кереп чыгарга җай булмады. Балтач районының Бөрбаш авылында колбаса цехы ачылу “сарафан радиосы” аша күрше районнарга да барып ирешкән булып чыкты. Хәтта Саба, Теләче, Кукмара районнары да ит эшкәртергә аның янына киләләр.

Казылык сәбәпче булды

Гыйльмуллиннар бу эшкә ничек керешеп киткәнме? Күп еллар дәвамында үзләре өчен генә 20-30 кг иттән казылык ясаган алар. Терлекне иң яхшы тәрбия­ләүче, дип авылда даны чыккан Нәкыйп Исрафиловтан бер бот ат ите ала. Киләсе елга суясың икән, ике санын (бездә ботны сан дип әйтәләр) миңа бирерсең әле, дип алдан сөйләшеп куя Илшат. Терлек суяр вакыт җитә. Баҗасы Илгизнең дә ике аты өлгереп җиткән, урнаштырырга кеше эзли. Инде нишләргә? Илгиз – баҗай, Нәкыйп абыйга алдан ышандырган. Берсен дә үпкә­лә­тәсе килми. Өйдәгеләренә әйтә дә, икесенекен дә алып, күп итеп казылык ясарга була. Сораучылар арта, үз клиентлары барлыкка ки­лә. Тик ат итенең бөтен җирен­нән дә казылык ясап булмый. Әле Балтач, әле Киров өл­кәсендәге Малмыж районына ит эшкәртергә йө­ри башлый. Уйлана да, үзе өчен генә дип, кечкенә ыслау җайлан­ма­сы ала. Менә шуннан эш башланып китә. Мө­рәҗәгать итүчеләр арта, шәхси хуҗалыкларыннан кеше өзелми, ә хуҗалар казылыкны ясап өлгерми башлый. Болай итеп булмый, күр­шеләрдән дә уңайсыз дип, җир рәсми­ләш­тереп, бина салу уе бе­лән янып йөри Илшат. 
 
Авыл читендә яңа төзелгән урам башыннан чокырлы урын алып, шуны тигезләп, җәй буе тө­зелеш эшләре алып бара. Көз­гә яңа бинага күчәләр.
 
Бөтен мичләр – бер бүлмәдә, цехта эшләүчеләргә бик кызу. Бер ел шулай эшләгәч, тагын да ки­ңәйтергә кирәклеген аңлый. Кабат җәй буе төзелеш. Мич урыны, эшчеләр өчен ял итү, төшке аш бүлмәсе ясый. Арып китсәләр, хәл җыяр өчен диван чыгарып куя. “Эшләтәсең икән, кеше­нең хәленә дә керә белергә кирәк”, – ди Илшат. Җәяү дә йөртми, иртән машина белән алып чыга, кичен өйләренә кайтарып куя. Авыл­ның дүрт кешесен әнә шулай эшле иткән. 
 
Дәүләттән бер тиен дә ярдәм алмыйча, үз көчләре белән оештырган бу цехта ел әйләнәсе сарык, сыер, ат ите эшкәртелә, ярым­ысланган колбаса ясала. Каз, үрдәк, тавык, куян ыслана. Пешкән колбаса, сарделька, сосиска ясау өчен дә җиһазлар кайтартып куйган. Анысын язга эшләтеп җибәрмәкче була. 
 
Таләпләр авырлыклар алып килә
 
Тик бөтен эш тә сөйләгәндәге кебек көйле генә бара дип булмый. Техник регламент авыл кешеләре­нә проблемалар алып килде, ди ул. Шәхси хуҗалыклар сату өчен терлекне күпләп үстер­ми башлаган.
 
– Үземә казылык, колбаса ясаганда, итне халыктан алам, – ди Илшат. – Шәхси хуҗалыкка барып, терлекне карыйм. Аннан сугымга алып китәбез. Ветеринарлар тик­шерү уздыра, келәймә суга. Ат ки­рәк булса, башта канын тикшер­тәбез. Бу эшне башкар­мыйсың икән, сиңа бер генә белгеч тә келәймә сукмый, рөхсәт язуы бирми. Атларда була торган чирләрне ачыклар өчен, нәкъ менә кан анализы алырга кирәк. Ул яхшы чыкса гына сугым рөхсәт ителә.
 
Сугым эшләрен башкару 5 мең сумга чыга икән. Терлек сатып алганда Илшат чыгымнарны үзе күтәрә. “Ел ярым асраган терлеге өчен авыл кешесенең 5 меңне чыгарып саласы килми. Шуңа күрә күпләр артык терлек тотарга атлыгып тормый. Шәхси хуҗалыклар өчен хәзер сыер асрау табышлырак”, – ди Илшат. 
 
Соңрак булачак
 
Кәсепчелек эшенә җәлеп иткән казылыкны әле дә ясый ул. Тик бүгенгә сатуда юк. Бу эшне март-апрель айларында башкармакчы. Язгы чорда тутырылганы тизрәк өлгерә, ди ул. “Кеше бер ияләнгәч, казылык та сорап килә. Юк, дип әйтергә тел әйләнми. Җәйге айларда кунаклар кайта башлый. Алар да казылыгың нигә юк, дип сорый. Кешегә юк, димәс өчен, бер генә аттан булса да ясап куярга исәп”, – ди Илшат.
 
Гыйльмуллиннар җитештер­гән казылыкны нигә сорап алалармы? Рецептын районга казылык ясау остасы булып танылган авылдашлары Нурания апа Галимуллинадан алган алар. 50 кило иттән казылыкка ярый торган ите 25 кило гына чыга, ди эшмә­кәр. Баксаң, сеңерле иттән ясый­сың икән, казылык тәмле булмый. Андыйны кеше бүтән алмый да, дип аңлата ул. “Казылыкка ярамаган итне урнаштырып, эшкәртеп бара аласың икән, аны көн саен ясарга була. Тик моның өчен базарга чыгып сату итәргә кирәк булачак”, – ди Илшат. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр