ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале концерты узды
22 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Зур теләк белән уйнадык – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Металлург" командасын отты
Ислам дине нигезендә татар телен сакларга була - Рушан Аббясов

Хәвеф-хәтәр

Казанда Африка студентын үтерү буенча эш кузгатылды

17 февраль 2017, 13:10

Казанда Африка студентын үтерү буенча эш кузгатылды Яшь егетнең күпсанлы пычак җәрәхәтләре булган мәетен кичә кич урамда тапканнар.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Казанда Чад республикасының 24 яшьлек студентының үле гәүдәсе табылу буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Искәртеп үтик, 16 февральдә 22 сәгатьтә Гадел Кутуй урамындагы йорт янында Казан (Идел буе) Федераль университетының 24 яшьлек студент гәүдәсе күкрәк читлегенә күпсанлы кадау-кисү яралары һәм ачык баш сөяге җәрәхәте белән табылган булган.

Җинаять эшен Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча беренче бүлегенә тапшыру карары кабул ителгән.

Искәртеп үтик, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның баш прокуроры Илдус Нәфыйков белдерүенчә, Татарстан прокуратурасы Чад республикасы студентын үтерү турындагы эшне аерым контрольгә алган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр