ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тукай бүләгенә тәкъдим ителү зур реклама ул – Мәдинә Маликова
Айдар Фәйзрахманов: Без беркайчан да Майкл Джексон, Мадонна дәрәҗәсенә менә алмаячакбыз
26 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мәдинә Маликова: Өч мең тираж белән чыккан китаплар сирәк очракта бер елда сатылып бетә
Нәтиҗәләр ясап, алдагы матчка әзерләнергә кирәк – Зиннәтулла Билалетдинов

Хәвеф-хәтәр

«ТФБ Финанс» эше буенча кулга алулар законлы - Илдус Нәфыйков

17 февраль 2017, 11:50

«ТФБ Финанс» эше буенча кулга алулар законлы - Илдус Нәфыйков Гаепләнүчеләргә карата кулланылган чара нигезле, без аны үзгәртүне таләп итмәячәкбез, диде республика прокуроры матбугат конференциясендә.

(Казань, 17 февраль, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков  «Татар-информ» мәгълумат агентлыгында узган пресс-конференциядә,  «ТФБ Финанс» эше буенча кулга алулар законлы дип, белдерде.

"Гаепләнүчеләргә карата кулланылган чара нигезле, без аны үзгәртүне таләп итмәячәкбез. Дүртенче тоткарланучының турыдан-туры клиентлар белән эшләмәве, аннан җаваплылыкны төшерми. Аның тиешле күрсәтмәләр бирүе турында дәлилләр бар. Аларның дүртесе дә җинаять кылуда катнашкан. Без берни алдында да туктап калмаячакбыз, бөтен катылыгы белән җавап бирергә туры киләчәк", - диде Нәфыйков.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр