ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов: “Машина төзү тармагында без дөрес юнәлештә эшлибез”
Президент киңәше буенча Oskar c7c5 төркеме исемен алыштыра
Оешмалар, вузлар, министрлыклар, Фәннәр академиясенең үзара эшчәнлеге кирәк – Президент
Рөстәм Миңнеханов республикада йөк ташу оешкан төстә координацияләнергә тиешлеген әйтте
Арча районының Кечкенә Өчиле авылы булган урында Г.Ахунов истәлегенә “Ахун чишмәсе” ачыла

Мәдәният

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Галимҗан Гыйльмановның иҗат кичәсе була

17 февраль 2017, 11:16 , Фото: Расих Фасхутдинов

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Галимҗан Гыйльмановның иҗат кичәсе була Кичәдә юбилярның иҗаты, тормыш юлы сурәтләнәчәк, күңелле очрашулар, котлаулар, музыкаль чыгышлар булачак.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). “Яшьлегем – минем белән” әдәби музыкаль кичә танылган язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Гыйльмановның 60 яшьлек юбилеена багышлана.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кичәдә юбилярның иҗаты, тормыш юлы сурәтләнәчәк, күңелле очрашулар, котлаулар булачак.

Әлеге чарада Гыйльмановның коллегалары, мөгаллимнәре, укучылары, дуслары, якташлары һәм язучының әнисе дә булачак. Тамашачыларны шулай ук Зөһрә Сәхәбиева, Мирсәет Сөнгатуллин, Айдар Габдинов, Нурзадә, Радик Динәхмәтов, Азамат Гыйльманов һәм башка сәнгать әһелләре сәламләячәк.

Кичәне Луара Шакирҗанова һәм юбиляр үзе алып барачак.

Кичә 17 февральдә 17.00 сәгатьтә башлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр