(Казань, 17 февраль, «Татар-информ»). Хокук саклау органнары бу елның 15 февралендә мессенджерларга hәм социаль челтәрләргә регионара банкларда булмаган проблемалар турында 4 меңнән артык ялган хәбәр таратылу фактларын тикшерә башлаган.
Мәгълүмати hөҗүмнең чит илләрдән алып барылганлыгы инде билгеле.
Явыз ният белән алып барылган әлеге hөҗүмнең максаты Россия регионнарында, шул исәптән Татарстанда да кредит-финанс системасын какшату булып торган.