ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кукмара районы прокуроры “Нараткай” лагереның эшчәнлеге белән танышты
Алабугада кече эшмәкәрлек үсә
Яшел Үзән электр челтәре компаниясенең – өй туе
Ютазы авылы балалары эшләп ял итә
Кукмарада бер әби кырык алдарлар кармагына эләккән

Мәдәният

Сәләтле татар яшьләренә “Сәмрух 2016” премияләре тапшырылды

17 февраль 2017, 08:08 , Фото: Рамиль Гали

Сәләтле татар яшьләренә “Сәмрух 2016” премияләре тапшырылды 2016 елда Сәләт проектларында 12 меңнән артык кеше катнашкан.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Ольга Голыжбина). 16 февраль көнне “Ак барс” яшьләр үзәгендә Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итүче “Сәмрух 2016” ел премиясенең бүләкләү тантанасы узды.

Премия тапшыру Татарстан Республикасының "Сәләт" яшьләр иҗтимагый фонды һәм Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә үткәрелә. 2016 елда Сәләт проектларында 12 меңнән артык кеше катнашкан, аларның иң-иңнәре "Сәмрух 2016" ел премиясендә катнашты.

Быел премияләр 8 номинация буенча тапшырылды: “Ел сәлкеше”, “Ел әйдаманы”, “Ел өлкән әйдаманы”, “Ел директоры”, “Ел аланы”, “Ел клубы”, “Ел паблигы”, “Сәләт җырлый”.

Сәләтле яшьләрне котларга республика министрлыклары вәкилләре hәм Татарстанның иң яхшы иҗат коллективлары килгән иде. Тантананы Сәләт ветераннары Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Татар радиосы” алып баручысы Гөлназ Сәфәрова һәм җырчы Фәнил Вакказов алып барды. 

 

"Без сезнең белән бергәләп, сәләтле, иҗади яшьләрне тәрбияләү буенча менә дигән система төзедек. Республика җитәкчелеге, бигрәк тә, Президент Рөстәм Миңнехановның шәхсән ярдәме белән хәзер сезнең "Сәләт" йортыгыз, "Сәләт" лагерыгыз бар. Сезнең иҗади хыялларыгызны тормышка ашырырга бөтен мөмкинлекләрегез дә бар", - дип сәламләде тантана кунакларын Татарстан Республикасының яшьләр эшләре hәм спорт буенча министр урынбасары Рөстәм Гарифуллин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр