ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Россия» телеканалы Рөстәм Миңнехановка багышланган фильм күрсәтәчәк
Германиядә һәм Төркиядә Садри Максудины тел галиме буларак та өйрәнәләр
Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмованың юбилее узды
Ренат Ибраһимов Казанда Разил Вәлиевның иҗат кичәсендә катнаша
Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты

Җәмгыять

Мөслимнең яшь әниләре түгәрәк өстәл артында тәҗрибә уртаклашты

17 февраль 2017, 07:46

Мөслимнең яшь әниләре түгәрәк өстәл артында тәҗрибә уртаклашты Алты әнигә ана капиталы тапшырылды.

(Мөслим, 17 февраль, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслимнең яшь әниләре түгәрәк өстәл артында тәҗрибә уртаклашты, дип яза районның "Авыл утлары" газетасы.

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең төбәк бүлеге белән берлектә "Мизгел" яшьләр үзәге яшь әниләр һәм булачак әниләр өчен түгәрәк өстәл оештырды. "Ана капиталы. Аны ничек кулланырга?" темасына сөйләшү алып барылды. Түгәрәк өстәлдә пенсия фонды, социаль яклау, ГХАТ белгечләре катнашты. Әлеге чара чәй өстәле артында барды.

Сабыйлары белән килгән әниләргә балалар уен мәйданчыклары да эшләде. Алты әнигә ана капиталы тапшырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр