ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Россия» телеканалы Рөстәм Миңнехановка багышланган фильм күрсәтәчәк
Германиядә һәм Төркиядә Садри Максудины тел галиме буларак та өйрәнәләр
Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмованың юбилее узды
Ренат Ибраһимов Казанда Разил Вәлиевның иҗат кичәсендә катнаша
Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты

Җәмгыять

Азнакайда хәрби һәлакәтләрдә һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл яңартылды

17 февраль 2017, 01:00

Азнакайда хәрби һәлакәтләрдә һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл яңартылды Әфганчылар клубында хәрби хәрәкәтләр ветераннары сугышчан дуслары истәлегенә мемориаль такта куйды.

(Азнакай, 17 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакайда әфган сугышын кичкән егетләр үзләре куйган таш һәйкәлне пехота хәрби машинасы (БМП) алыштырды. “Кара лалә” реконструкцияләнеп, хәзер инде башка төсмер һәм исем алды: хәрби һәлакәтләрдә һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл. 15 февраль – совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 28 еллыгын билгеләп үткән көнне, һәр елдагыча, биредә тантаналы митинг узды, дип яза районның “Маяк” газетасы.

–Әфган сугышында районыбызның 288 егете катнашты, аларның 6сы яу кырында батырларча һәлак булды. Аннан соңгы хәрби хәрәкәтләргә җибәрелгән 270 егетебезнең 4сенә исән-имин әйләнеп кайту насыйп булмады. Без бүген хәтерләрдә аларның якты истәлекләрен яңартабыз, менә шундый батыр уллар үстергән, аларны югалту ачысын кичергән әти-әниләр алдында хөрмәт белән баш иябез, – диде Хәтер көне тантанасын ачып район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов.

ТР Хәрби комиссариатының Азнакай районы буенча бүлек башлыгы, подполковник Рәдиф Камалеев, әфган сугышы ветераннары – Илшат Исламов, Азат Котлыкаев бу сугышның онытылмас вакыйгаларын яңарттылар. Чечен сугышында һәлак булган якташыбыз Айгиз Зәйнетдиновның әнисе Әлфия апа Солтанованың газиз улына багышлап язган шигыре яңгыраганда кемнең генә күзе яшьләнми калды икән?!

–Безнең йөрәк яраларын кузгаткан көн булса да, аны көтеп алабыз, сугышчан дуслары белән очрашкач, үзебезнең улларыбызны күргәндәй булып китә... – ди Әлфия апа яшьләрен сөртеп.

Интернационал бурычларын гомерләре белән түләгән батырларыбызны югалту ачысын яңартып, бар җиһан бер мизгелгә тын кала...
–Шәһәребез уртасында сугышчан дусларыбыз истәлегенә калыккан бу һәйкәл безнең өчен аеруча кадерле, – дип фикерләре белән уртаклашты әфган сугышы ветераны Айрат Батыров.

Һәйкәлне шулай җан җылысын биреп яңартучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Хәтер көне чаралары әфганчылар клубында дәвам итте. Биредә хәрби хәрәкәтләр ветераннары сугышчан дуслары истәлегенә мемориаль такта куйды. Аны ачу тантанасында район җитәкчеләре, хәрби комиссариат вәкилләре, мәктәп укучылары, шәһәрдәшләребез катнашты.

Вакыт сезне сайлады. Әйе, әфган сугышы узган гасырның алтмышынчы елларында туган ир-егетләребезнең яшьлек чорына туры килсә, алардан патриотлык үрнәкләре алып үскән буын аннан соңгы локаль конфликтларда катнашты. Балалар иҗат үзәгендә үткән кичә әнә шул сугыш вакыйгаларын һәм аларда Азнакайның лачын егетләре күрсәткән батырлыкларны яктыртты. Күңелләр тулып, күзләр яшьләнде, якташларыбыз белән горурландырды да, уйландырды да ул. Яу кырында һәлак булган якташларыбызның әти-әниләрен хөрмәтләп чәчәкләр бүләк иткән, егетләребезгә “Хәрби фидакарьлек өчен” медале тапшырган мизгелләрне зал көчле алкышларга күмелде, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр