ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан китаплары — Мәскәүнең “Кызыл мәйдан”ында
РФ Дәүләт Думасы депутатлары Татарстан яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары белән очраша
IV мөселман яшьләре форумы 15-22 июльдә Болгарда узачак
Нигә әле яшьләр оешмалары арасында турнир үткәрмәскә? – Камил хәзрәт Сәмигуллин
Телефон белән эшләү культурасы булырга тиеш – Татарстан мөфтие

Җәмгыять

Чирмешәндә Гыйрфановлар гаиләсендә бишенче һәм алтынчы бала булып игезәкләр туды

17 февраль 2017, 05:00

Чирмешәндә Гыйрфановлар гаиләсендә бишенче һәм алтынчы бала булып игезәкләр туды Түбән Кәминкәдә яшәүче Илшат һәм Татьяна Гыйрфановларның әле бу көннәрдә генә игезәк малайлары туды.

(Чирмешән, 17 февраль,, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районы Түбән Кәминкә авылында яшәүче Гыйрфановлар гаиләсендә бишенче һәм алтынчы бала булып игезәкләр туды, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.

Малайларга Линар белән Динар дип исем кушканнар. Аларны әниләре Әлмәттә тапты. Быел, әлегә, Түбән Кәминкәдә бер сабый да тумаган иде.

-Яшереп тормыйм, мондый артымны планлаштырмаган идек, Аллаһы Тәгалә бирде сабыйларны. Хатыным Таня ягында да, ул Самара өлкәсенең Каменный Брод авылыннан, үземнең әти ягы нәселендә дә игезәкләр бар. Улларыбыз бер-берсенә бик охшаганнар, аеруы да кыен, исән-сау булсыннар инде, - ди балаларның әтиләре Илшат.

Гыйрфановлар хәзер биш малай, бер кыз үстерәләр. Игезәкләргә кадәр төпчек булып торган Илнурга ике яшь тә ике ай гына әле.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр