ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда татар теле буенча бердәм республика тестлаштыруы үтте
Төркиядә беренче хатын-кыз журналын татар кешесе Фәүзия Ибраһим чыгарган
Мин Габдерәшит Ибраһим нәселе дәвамчысы булуымны белеп үстем - Нәслихан Арул Акса
Һәр төбәктә татарларның үзенчәлекле милли ризыгы бар – Бардадан пешекче Дамирә Казнина
Казанда өчпочмак, пәрәмәч, чәкчәк һәм кош теле пешерү буенча зур остаханә үтте

Мәдәният

Татарстан артистлары Казанның Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписында чыгыш ясады

16 февраль 2017, 20:34

Татарстан артистлары Казанның Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписында чыгыш ясады Концертлар “Йөрәктән - йөрәккә” хәйрия акциясе кысаларында узды.

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ"). Татарстан артистлары Яшел Үзәннең психоневрологик интернатында һәм Казанның Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписында чыгыш ясады. Ике концерт та Татарстан Мәдәният министрлыгы иҗат коллективлары белән берлектә гамәлгә ашыра торган “Йөрәктән - йөрәккә” хәйрия акциясе кысаларында узды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Яшел Үзән психоневрологик интернатына «Crystal» шоу-балеты, Алмаз Әхмәтҗанов (аккордеон), Әмир Әхмәдишин (вокал), Владимир Голяндин (фокусчы) барды. Артистлар көчле алкышлар һәм елмаюлардан тыш, Рәхмәт хатларын да лаек булды.

Ә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казандагы Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписында чыгыш ясады. К.Тинчурин театры артистлары исә башкаланың “Дуслык” социаль-тернәкләндерү үзәгендә булды. Актерлар балаларга татлы бүләкләр һәм киемнәр тапшырды.

Киләсе хәйрия концерты Казан психоневрологик интернатында узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр