ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Анкарада яңа медицина комплексын карады
Казан волейболчы кызлары Европа чемпионатында җиңү яулады
Кырым күпереннән машиналар майның икенче яртысында йөри башлаячак
Чүпне аерып җыярга, эшкәртергә кирәк, калганын яндырмый хәлең юк - Әхмәт Мәзһәров
Татарстан Президенты Төркия Премьер-министры белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште

Җәмгыять

Франция башкаласы мэры Анн Идальго милли татар кухнясын бик ошаткан

16 февраль 2017, 20:49 , Фото: metshin.ru

Франция башкаласы мэры Анн Идальго милли татар кухнясын бик ошаткан Казанда аны тукмачлы аш, кыстыбый, өчпочмак, бәлеш hәм гөбәдия кебек милли ашлар белән сыйлаганнар.

 (Казань, 16 февраль, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Франция башкаласы мэры Анн Идальго милли татар кухнясын бик ошатканын әйтте. Казан hәм Париж властьләре арасында гастрономия өлкәсендә хезмәттәшлек итү идеяләре дә бар, диде, ул. 

"Казанда бик күп ашадым (көлә). Мин монда нәрсә генә татып карамадым, милли ашамлыкларның ниндиләрен генә. Киләсе 15 көндә ашый да алмам, мөгаен. Кухня искиткеч, Казандагы нигъмәтләрнең үзенә бер үзгә тәме бар. Бүген бездә гастрономия юнәлешендә бик күп проект идеялары бар, без аларны тормышка ашыру өстендә эшләячәкбез," - дип искәртте Париж башлыгы.

Казан мэры Илсур Метшин, Идальгоны тукмачлы аш, кыстыбый, өчпочмак, бәлеш hәм гөбәдия кебек милли ашлар белән сыйлаганнарын әйтеп узды. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10