ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда Алексей Толстойның 200 еллыгына багышланган чаралар оештырыла
Инфантино: Казан – Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятен берләштерүче казан ул
Чили футбол җыелмасы баш тренеры Казанны яратып өлгерүен җиткерде
Чили җыелмасы Конфедерацияләр кубогының финалына чыкты
Оскар Юнысов Бауман урамында яңа альбомының яңгырашын тикшерде

Икътисад

«Ак Барс» Банкының директорлар советы башлыгы: Теманы иярләргә теләүчеләр hәрчак табыла

16 февраль 2017, 20:16 , Фото: Ильнар Тухбатов

«Ак Барс» Банкының директорлар советы башлыгы: Теманы иярләргә теләүчеләр hәрчак табыла Валерий Сорокин Татарстанның баш банкы хакындагы ялган сүзләр һәм кертемчеләр югалткан процентлар турында сөйләде.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Александр Третьяков). Соңгы өч көндә «Ак Барс» Банкында 900ләп кертем ябылган, шул ук вакытта 3 меңләп яңасы ачылган. Бу хакта матбугат конференциясендә журналистларга «Ак Барс» Банкының директорлар советы рәисе Валерий Сорокин сөйләде. Белгечләр бәяләмәсе буенча кертемчеләр әлеге операциядә 14 млн сумлап алынмаган процентларын югалткан.

«Без моңа әзерләндек, банкоматларны тулыландырдык. Көндезге сәгать икегә оператив мәгълүматлар: әгәр дә клиентлар кертемнәрен алдан алмаган булса, без аларга түләргә тиешле процентлар 14 млннан артык булыр иде», – дип билгеләп үтте Валерий Сорокин.

Кешеләрнең ни өчен кертемнәрен ябулары турында шәрехләп, ул берничә факторны атады: финанс базарындагы вазгыять, хезмәт хакы бирү проектының берсе ябылу. Шуның белән бергә көндәш технологияләр дә мөһим роль уйнаган.

«Билгеле, әлеге хәлне күзәтеп баручы коллегалар, мониторлыйлар... Бу хәлдән кулланмау гөнаһ булыр, – дип сөйләде Сорокин. – Менә бүгенге мисал – бер банктан "Ак Барс"ка түләү үтми, колл-үзәккә телефон шалтырый, оператор хәбәр итә: "Түләү рейтинг түбән булу сәбәпле үтми". Көндәшлек технологиясе, креатив. Һичшиксез әлеге теманы иярләргә теләүчеләр табыла».

Бер банкның колл-үзәк хезмәткәрләренә бик үк дөрес булмаган мәгълүматны җиткерү турында күрсәтмә бирелүдән тыш, В. Сорокин банкка мәгълүмати һөҗүм булып кабул ителердәй башка мисаллар да китерде. Аларга операция проблемалары һәм башка кыенлыклар турындагы хәбәрләр керә.
«Ак Барс» Банкының директорлар советы башлыгы хәзерге вазгыять көндәшлектә көрәш өчен бик кулай дип искәртте. Эчке эшләр министрлыгы башлыгы приказы нигезендә төбәк эчке эшләр органнарының барлык бүлекчәләренә хезмәт хакы бирү буенча ВТБ банкы хезмәт күрсәтәчәк. Әлеге хәл барлык төбәкләрдә бара һәм ул Татарстанга да кагылган. «Ак Барс» Банкында 6,6 мең Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең картасы бар. Банк барлыгы 600 мең хезмәт хакы картасына хезмәт күрсәтә, әмма планлы чара көндәшлектә көрәш сыйфатында файдаланыла.

«Ак Барс» Банк таратылган ялган мәгълүматлар буенча хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итмәгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр