ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мөфти Илдар Мөхәммәдшин Эстониядә Беренче мәхәлләне татарлар оештырганын әйтте
Парламентта халыкның Татарстанда сәгать поясын алыштыру турындагы мөрәҗәгатен карадылар
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе быел унөченче тапкыр уздырыла
Татарстан Язучылар берлеге Габдулла Тукай туган көне уңаеннан тантаналы чараларга чакыра
24 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Бакуда «Туган тел» татар мәдәни җәмгыяте конференциясе узды

16 февраль 2017, 19:33

Бакуда «Туган тел» татар мәдәни җәмгыяте конференциясе узды Җәмгыять эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм идарә әгъзалары сайланды.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Мансур Имрадов). Бакуда, Татарстанның Әзербайҗандагы Даими вәкиллегендә илдәге татар диаспорасының күптәнге оешмасы - «Туган тел» татар мәдәни җәмгыяте хисап-сайлау конференциясе үтте.

Җәмгыять рәисе Гөлҗан Мясоутова үзенең хисап чыгышында рәис һәм идарә әгъзаларын сайлауга җитди карарга чакырды.


Рәис урынбасары Назыйм Мохтаров җәмгыятьнең яшьләр эше секторы, шул исәптән халыкара «Агат» оешмасы белән үзара эшчәнлек турында сөйләде. Рәйсә Абдикәева татар халкының традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклауны, Руслан Абдикәев «Туган тел» оешмасы тәкъдимнамәләре белән Россия һәм чит илләрдә белем алучы студентлар мәсьәләләрен яктыртты.

Журналис Рәүфә Кендр күп еллар элек әлеге оешма турында язуын һәм аларның инде 25 ел дәвамында һаман да Баку татарларының йөрәген җылытып яшәүләрен җиткерде.
Әзербайҗандагы Россия ватандашлары координацион совет рәисе Магамед Исаев «Туган тел» җәмгыятенең илдә генә түгел, читтә дә гомуммәдәни потенциалы зур булуын билгеләп үтте.

Конференциядә герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына һәм биографиясенә багышланган видеоблоклар күрсәтелде, аның шигырьләре укылды.

Идарә әгъзасы итеп 11 кандидат күрсәтелде. Тавыш бирү нәтиҗәсендә «Туган тел» җәмгяте рәисе итеп Гөлҗан Мясоутова, урынбасарлар итеп Назыйм Мохтаров һәм Альбина Гыйматдинова сайланды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10