ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кукмара районы прокуроры “Нараткай” лагереның эшчәнлеге белән танышты
Алабугада кече эшмәкәрлек үсә
Яшел Үзән электр челтәре компаниясенең – өй туе
Ютазы авылы балалары эшләп ял итә
Кукмарада бер әби кырык алдарлар кармагына эләккән

Җәмгыять

Алексей Песошин WorldSkillsның Татарстан чемпионнары белән очрашты

16 февраль 2017, 18:54 , Фото: prav.tatarstan.ru

Алексей Песошин WorldSkillsның Татарстан  чемпионнары белән очрашты Казан төзелеш көллиятендә эшче һөнәрләренең Россия чемпионатында катнашачак республика командасы җыелган иде.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Бүген Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин 1нән 3 февральгә кадәр үткән төбәк эшче һөнәрләре чемпионатында билгеле булган WorldSkillsның Татарстан чемпионнары белән очрашты. Казан төзелеш көллиятендә Россия турнирына барачак төп состав җыелган иде.

Встреча и.о. Премьер-министра РТ Алексея Песошина с победителями регионального чемпионата "Молодые профессионалы - 2017". : фото Михаила Козловского

Егетләр төбәкне WorldSkills Russiaның Краснодарда 16нан 19 майга кадәр узачак ил этабында тәкъдим итәчәк. Аннан, мөгаен, Абу-Дабида 14нән 19 октябрьгә кадәр узачак дөнья беренчелегендә дә. Компетенцияләр арасында – юлчылар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшь белгечләре, медиклар һәм дизайнерлар, кондитерлар һәм проектлаучылар. Россиянең сайлап алу турларына Татарстаннан барлыгы 76 юнәлештә катнашу белдерелгән.
«Татарстанның WorldSkills хәрәкәтендә катнашуы елдан-ел үсә. Быел чемпионатта 76 компетенция буенча конкурс сайлап алуы үткәрелде. Республика чемпионаты мәйданнарында ихтыяҗ булган һөнәрләр буенча меңләгән конкурсант ярышты. Сезнең һәркайсыгыз үз осталыгын һәм талантын күрсәтүенә ышанам», – дип билгеләп үтте Алексей Песошин.

«2019 елда Казанны дөнья күләмендәге зур вакыйга көтә – эшче һөнәрләре буенча бөтендөнья чемпионаты. Мин ышанам, сезнең күбегез анда катнашачак. Россия җиңәргә, ә безнең конкурсантлар иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә тиеш. Ил һәм республика җитәкчелеге тарафыннан әлеге хәрәкәтне җәелдерүгә зур игътибар бирелә», –дип өстәде ул.

Встреча и.о. Премьер-министра РТ Алексея Песошина с победителями регионального чемпионата "Молодые профессионалы - 2017". : фото Михаила Козловского

«Әлеге хәрәкәттә Россия Федерациясенең 84 субъекты, 60 меңнән артык конкурсант һәм эксперт катнаша. Безнең өчен WorldSkills – ярыш кына түгел ул, ул эшче һөнәрләренең абруен һәм сыйфатын күтәрү инструменты, икътисад тармагына профессионалларны әзерләү чарасы», – дип йомгаклады Песошин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр