ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Казан арты” форумы делегаты: Һәрберебез татарлыгыбыз өчен көрәшсә, киләчәгебез булачак
Чистай районында юл һәлакәтеннән соң 13 яшьлек малай комага китә
Минзәлә районындагы Ык елгасында булган коткару операциясенең фотолары барлыкка килде
Татарстан командасы Коста-Рикага Бөтендөнья роботлар олимпиадасына барачак
Вакансияләр ярминкәсендә пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикләнгәннәргә эш тәкъдим ителәчәк

Җәмгыять

Татарстанлылар Кышны озату бәйрәмендә Россиядә иң арзан коймаклар белән сыйланачак

16 февраль 2017, 18:23

Татарстанлылар Кышны озату бәйрәмендә Россиядә иң арзан коймаклар белән сыйланачак Иң кыйммәтле коймакларны илнең төньяк һәм көнчыгыш төбәкләрендә әзерләячәкләр, аларның 30 коймак бәясе уртача 152 сум 18 тиен торачак.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Дүшәмбе көнне Россиядә Май чабу бәйрәме башлана, анда төп сый коймак булачак. Татарстанлыларга бу ризыкны әзерләү Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләргә караганда арзангарак төшәчәк. Бу хакта Agro2b.ru порталы хәбәр итә.

30 коймак әзерләү өчен якынча 1 литр 3,2-процентлы сөт, 2 күкәй, 400 грамм югары сортлы бодай оны, 40 миллиграмм көнбагыш мае, 2 аш кашыгы шикәр комы,тәменчә тоз кирәк.

Шулай итеп Татарстанда яшәүче иң бюджетлы коймакларны әзерли ала. Быел әлеге рецепт буенча ул 68 сум 23 тиенгә чыга.  Шулай да бәяләр арту сәбәпле республикада узган елга караганда коймаклар 1 сум 32 тиенгә кыйммәтләнгән.

Икенче урында Рязань өлкәсе тора. Биредә 30 коймак әзерләү өчен 69 сум 8 тиен акча кирәк. Өченче урында – Оренбург өлкәсе (69 сум 99 тиен). Мордовия Республикасы 70 сум да 1тиен белән дүртенче урынга чыккан. Иң арзан коймак әзерләү буенча бишлекне быел Алтай крае төгәлли – анда коймаклар 70 сум 18 тиен тора.

Иң кыйммәтле коймакларны Россиянең төньяк һәм көнчыгыш төбәкләрендә әзерли алалар. Рейтингның антилидеры булып Ненец автономияле округы танылган. Аларның 30 коймак бәясе уртача 152 сум 18 тиен тора. Магадан өлкәсендәгеләр өчен исә ул 148 сум 74 тиенгә төшәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр