ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Россия» телеканалы Рөстәм Миңнехановка багышланган фильм күрсәтәчәк
Германиядә һәм Төркиядә Садри Максудины тел галиме буларак та өйрәнәләр
Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмованың юбилее узды
Ренат Ибраһимов Казанда Разил Вәлиевның иҗат кичәсендә катнаша
Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты

Татар матбугаты

Иван Кузнецов:Татар кызына гашыйк булсагыз, телне тиз өйрәнерсез - "Шәһри Казан" газетасы

16 февраль 2017, 17:26 , Фото: shahrikazan.com

Иван Кузнецов:Татар кызына гашыйк булсагыз, телне тиз өйрәнерсез - Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Владимирович Кузнецовның татар телен өйрәнә башлавы мәхәббәткә бәйле.

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Эльвира Мозаффар). Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Владимирович Кузнецовның татар телен өйрәнә башлавы мәхәббәткә бәйле. «Тормышта бөтен башлангыч – мәхәббәттән», – ди ул.

– Иван Владимирович, татар телен кайчан, ничек өйрәнә башладыгыз?

– Мин татар кызына гашыйк булдым. Хатыным Алсу милли гореф-гадәтләрне, традицияләрне хөрмәт иткән татар гаиләсендә үскән. Әнисе – Казан кызы, әтисе – Кукмарадан. Аларны әти, әни дип атыйм. Безне Кукмарага әтинең төп нигезенә Сабан туена чакырдылар. Әтиләр – өч малай. Нигездә әтинең әнисе – әби, татарлардагы гадәт буенча, төпчек улының гаиләсе белән яши. Әби – авылның хөрмәтле абыстае. Безне бик җылы кабул иттеләр, телеңне йотарлык тәмле ризыклар өстәл тулы: итле борай бәлеше, өчпочмак, гөбәдия, какланган каз, пешкән каз һәм тагын бик күп төрле тәм-томнар иде. Әти туганнарын минем белән, «яраткан киявем – Иван», – дип таныштырды. Минем исемем рус телендә әйтелгән бердәнбер сүз булды бугай бу очрашуда. Аралашу бары тик татар телендә барды. Аннан Сабан туена киттек, анда да искиткеч күңелле булды, кайтышлый, Алсуларның туганнарына, әтинең дусларына, якыннарына кердек. Һәр йортта безне ачык йөз, мул өстәл, җылы сүз белән каршы алдылар. Икенче юлы кайтканда, мине шулай кабул иткән кешеләргә татар телендә җавап бирә алырлык итеп өйрәнергә кирәк телне, дигән карарга килдем.

– Рус кешесенә татар телен өйрәнү кирәк дип уйлыйсызмы?

– Татар халкында «Телләр белгән – илләр гизгән» дигән мәкаль бар. Күбрәк тел өйрәнгән саен, тормышны тирәнрәк, күпьяклырак танып-беләсең, карашың киңәя. Без яшәгән глобализация чорында телләр белү ул – ихтыяҗ.

Ә сезнең соравыгызны мин «Татарларга татар телен белү кирәкме?» – дип куяр идем дә, «Һичшиксез», – дип җавап бирер идем. Кайчандыр киң таралган, актив кулланылышта булган телләрнең илләр арасында чикләр бетерелгән, күп полярлы дөнья шартларында юкка чыгулары мәгълүм факт. Ә телләрне ничек саклап калырга мөмкин соң? Иң беренче чиратта туган телдә гаиләдә сөйләшергә тиешләр дип саныйм. Юкка гына туган телне татарлар, бик төгәл билгеләп, ана теле дип атамыйлар. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай бу турыда бик матур юлларын язып калдырган:
«И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле...»

Хатыным Алсулар гаиләсендә барысы да ана телен яхшы беләләр. Алсу әти-әнисе белән дә, балалар белән дә татарча сөйләшә.

– Татар теленә өйрәнгәндә, нинди кыенлыклар белән оч­раштыгыз?

– Татар теле – матур, йомшак, көйле, камил, төгәл кагыйдәләргә нигезләнгән тел. Минем өчен иң авыры – бер-бер артлы килгән кушымчаларның чикләрен, тәртибен, мәгънәләрен аңлау булды. Мисал өчен, «урамнардагыларныкынмыни, әниләребезнекедәй, килештергәләштергәлиләр» кебек сүзләрдәге кушымчаларны билгеләп һәм аңлап бетерү җиңел эш түгел. Ә «укып йөри, яшәп ята, егыла яздым, кычкырып җибәрде» кебек аналитик фигыльләрне алыйк, болай итеп татарлар гына әйтә ала, бик кызыклы формалар бит.

– Татар телен өйрәнүдә сезнең уңышларыгыз?

– Фикеремне аңлатырлык дәрәҗәдә сөйләшәм, диалог алып бара алам. Татар кешесе шактый кызу сөйләшә, шул темп артыннан куып кына җитә алмыйм.

– Телне тиз өйрәнүегезнең сере нидә?

– Татар кызына гашыйк булсагыз, бу хис сезгә телне үз­ләштерүдә төп этәргеч булыр. Көнегезне, минем шикелле, эшкә кадәр иртәнге сәгать җиде-сигездә татар телен өйрәнүдән башларсыз. Татар халкы әйткәнчә, мәхәббәт таулар күчерә. Монысы шаяру катыш, әлбәттә. Телне бары тик аралашу, сөйләшү аша үзләштереп була, сүзләр сөйләм вакытында гына истә кала. Шуңа күрә мин татарчага күчәргә мөмкин булган һәр очрактан файдаланыр­га тырышам. Әнигә, әтигә шалтыратканда, татарча гына сөйләшәм. Алсу белән сөйләшкәндә, өйрәнгән сүзләрне сөйләмгә кертергә тырышам.

– Телне әле өйрәнә генә башлаган кешеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

– Телдәге матур әйләнмәләргә игътибар итегез, исегездә калдырырга тырышыгыз. Татар теле, әйткәнемчә, матур тел, ул җыр шикелле, күңелгә үтеп керә. Татар телендә сөйгәнеңә, якыннарыңа мөрәҗәгать итә торган «җаным, җанашым, җан кисәгем, бәгырем, акыллым, матурым, аккошым, җимешем, ахагым» яки туганлык мөнәсәбәтләрен чагылдырган «алма апа, тәти апа, чәчәк апа, дәү абый, кечкенә абый, тәти абый, әнкәем, әткәем, әбекәем, бабакаем» кебек искиткеч җылы, ягымлы сүзләр бар. Телнең шундый матурлыгын тойсаң, ул күңелгә үтеп керә, аны өйрәнәсе килә. Телне кемдер, ниндидер шартлар мәҗбүр иткәнгә түгел, бары тик аны яратканда гына өйрәнеп була.

– Татар әдипләренең әсәрләре белән танышмы сез?

– Әйе. Алар миңа телне өйрәнгәндә булыша. Хөрмәтле яраткан укытучым Рәсимә Равиловна Шәмсетдинова (миңа татар телен ул өйрәтә) дәресләрнең берсендә әни турында язылган шигырь алып килгән иде, аның түбәндәге юллары күңелгә аеруча кереп калган:
Иң сабыр йөрәк –
Синең йөрәгең,
Иң изге теләк –
Синең теләгең,
Әни!

Үземнең әниемне бик нык яратам, аңа барысы-барысы өчен дә чиксез рәхмәтлемен. Һәр көнемне аңа шалтыратудан, хәлләрен белүдән башлыйм. Ул минем тормышымда иң кирәкле, иң якын, иң мөһим кешеләрнең берсе. Шуңа күрә әни турында шулай тирән итеп язган автор турында күбрәк беләсем килде. Рәсимә Равиловна миңа шигырьнең авторы – көчле ихтыярлы, талантлы язучы, шагыйрь Фәнис Яруллинның катлаулы язмышы турында сөйләде, иҗаты белән тирәнрәк таныштырды. Аның белән якыннан танышу теләге туды. Фәнис Яруллинның адресын таптым, күчтәнәчләр алдым да киттем. Хатыны да, үзе дә бик җылы кабул иттеләр. Язучы рус кешесенең татар телен өйрәнүенә, ул телдә сөйләшүенә, әдәбияты белән кызыксынуына соклануын яшермәде.

– Татар җырларын тыңлыйсызмы?

– Әйе. Әйтик, «Айфара» төркеменең «Ак каен» җыры ошый. Филүс Каһиров башкаруында татар халык җырларын тыңларга яратам, аеруча «Кара урман» күңелгә якын. Соңгы дүрт ел дәвамында «Татар җыры»на йөрим. «Барс-медиа» ширкәте хуҗалары Гәрәевләр – гаиләбезнең якын дуслары. Алар бик мөһим эш – татар җырларын илебездә яшәүче татарларга гына түгел, чит илдәге татарларга да җиткерү белән шөгыльләнәләр, фестивальдә яңгыраган җырлар аша аларга туган як, туган ил, туган халыкларының күңелләрендәге җылылыкны, үзләренең зур бер милләтнең өлеше булулары ­тойгысын җиткерәләр дип саныйм.

– Читтә яшәүче милләттәш­лә­ребезнең татар телен саклау мәсьәләсенә күпкә игътибарлырак булуы күзәтелә. Сезнеңчә, сәбәп нәрсәдә?

– Мин күп илләрдә укыдым, шул исәптән Америка Кушма Штатларында, Бөекбританиядә озак кына яшәргә туры килде. Бер генә әйберне ассызыклап әйтә алам: читтә туган телдә яңгыраган теләсә нинди җырның, шигырьнең өзеге, сөйләм сине бераз гына булса да туган илеңә, туган нигезеңә якынайта. Шуңа күрә дә туган илләреннән читтә яшәүчеләр туган тел, туган ил, туган халкы белән бәйле төшенчәләргә саграк мөнәсәбәттә. Татарлар, барыбызга да мәгълүм булганча, дөнья буйлап сибелгән милләтләрнең берсе. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов күптән түгел АКШта булды, анда татар диаспорасы белән очрашты һәм алар өчен бу очрашу гаять көтелгән, әһәмиятле вакыйга булып, үзләренең туган ил, халык белән бергә икәнлекләрен тоярга ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Алар, җиңелчә инглиз акценты белән булса да, татар телендә сөйләшәләр, аны кадерлиләр, сак­лыйлар. ­Россиядән читтә яшәп тә, аның бер өлеше булган татар телен, мәдәни, рухи кыйммәтләрен саклап калулары өчен олы рәхмәт әйтәсе, аларга баш иясе килә.

Мин үземнең өемне, илемне, иң якын кешеләрем яши торган республикамны, Казанымны бик яратам. Бу хиснең тирәнлеген чит илдә озак торганда аеруча тирән тоям, аңлыйм.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр