ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов: “Авыл хуҗалыгы ярминкәләре – чиста социаль проект”
"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Сарман районында күчмә утырыш уздыра
Шикәр чөгендере чәчүчеләр, шикәр заводлары быел зур керем ала алмаска мөмкин – министр
Якшәмбе кичендә Рәдиф Кашаповтан рок, фолк һәм скрипкалы концерт
Чаллының туган якны өйрәнү музеенда Татарстан Милли музее вәкиллеге ачылачак

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә атлы чанада булган ир-ат үлгән

16 февраль 2017, 17:48

«Шкода Октавиа» автомобиле атлы чанага килеп бәрелгән.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ). Башкортстанда кичә көндез «Шкода Октавиа» автомобиле атлы чанага килеп бәрелгән, ат дилбегәсен тоткан ир-ат үлгән. Бу хакта Башкортстан Республикасы дәүләт автомобиль инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте Бәләбәй – Николаевка – Туймазы – Бакалы юлының 127нче километрында Бакалы районында булган. 30 яшьлек «Шкода» йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча автомобильгә тиешле өстенлекле юлны бирмәгән атлы чанага килеп кергән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 61 яшьлек ат белән идарә иткән ир-ат урында ук һәлак булган. Аның янындагы 45 яшьлек пассажир хатын-кыз алган җәрәхәтләр белән госпитализацияләнгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр