ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Сәясәт

Татарстанда матди булмаган мәдәни мирас турындагы закон проекты кабул ителде

16 февраль 2017, 18:04 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Татарстанда матди булмаган мәдәни мирас турындагы закон проекты кабул ителде «Татарстанда матди булмаган мәдәни мирас турындагы» закон проекты буенча фикер алышуда парламентта булмаган партияләр катнашты.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). «Татарстанда матди булмаган мәдәни мирас турындагы» закон проекты турында фикер алышуда Татарстанда бүлекчәләре теркәлгән, парламентта булмаган партияләр катнашты. Әлеге закон проекты бүген беренче укылышта кабул ителде.

Төп доклад белән Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова чыкты. Ул чыгышында матди булмаган мәдәни мирас турындагы төбәк законнарының Алтай, Хакасия һәм Тыва республикаларында кабул ителгәнлеген, ә Башкортостанда, Кабардино-Балкариядә, Томский өлкәсендә кабул итәргә әзерләнүләрен билгеләп үтте.

Министр урынбасары фикеренчә, әлеге законны кабул итү башкарма хакимият, җирле үзидарә органнарының, фәнни-тикшеренү, мәгариф, мәгълүмати, мәдәни институтларның һәм гражданнар җәмгыяте институтларының үзара эшчәнлеген регламентлаштыру мөмкинлеген бирәчәк. Закон шулай ук республикада этнотуризмны җәелдерү өлкәсен җайда тотуга ярдәм итәчәк.

«Календарь йола бәйрәмнәре булган «Сабантуй», «Каравон», «Уяв», «Семык», «Валда шинясь», «Гырон Быдтон», «Иван Купала», «Питрау» һәм башкалар халык иҗатын чагылдырып, туристларны кызыксындыу формасы булып тора, - диде Гүзәл Шәрипова. – Музей- тыюлыкларда оештырылучы күргәзмәләр (Кукмара итекләре фестивале) шулай ук туристларда кызыксыну үсүен күрсәтә».

Традицион мәдәниятне саклауда авылның тарихи ролен билгеләп үтте ул. Матди булмаган мәдәни мирасны популярлаштыру авыл җирлегенең социаль-икътисади мөмкинлекләрен ачуга, халыкны эш белән тәэмин итүгә, мөмкинлекләре чикле булучыларны адаптацияләүгә ярдәм итәчәк.

Закон проекты буенча өстәмә доклад белән Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев чыкты. Ул әлеге закон проектын, өстәмәләр кертү вакытын билгеләп, беренче укылышта кабул итәргә чакырды.

Аннан Татарстанда төбәк бүлекчәләре теркәлгән парламентта булмаган партия вәкилләре чыгыш ясады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр