ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Яр Чаллыда баласыннан баш тарткан хатын-кызга аборт ясатырга ярамаган
Татарстан урманнарына беренче тапкыр тимгелле боланнар һәм мараллар җибәрелде
Театрлар Сабан туе Сабада үтәчәк
Әгәр без мәчетләрдә татар телендә сөйләшмәсәк, иртәгә бу тел калмаячак – Татарстан мөфтие
Казанлы «Тандем»да шартлаткыч матдә куелганлыгы турында ялган хәбәр өчен хөкем ителгән

Спорт

«Россия чаңгы юлы-2017» ярышлары Казанда өч мәйданда узачак

16 февраль 2017, 16:52

«Россия чаңгы юлы-2017» ярышлары Казанда өч мәйданда узачак Татарстан башкаласында массакүләм чаңгы ярышы 18 февральдә иртәнге сәгать 10да старт алачак.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). 18 февральдә Казанда массакүләм спорт чарасы – «Россия чаңгы юлы-2017»  ярышлары уза. Аны өч мәйданда: Юдино бистәсе «Локомотив» стадионында, Горки- Әмәт урман паркында һәм Казансу елгасы култыгында (Гаврилов урамы буйлап) уздыру ниятләнелә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юдино бистәсе «Локомотив» стадионында 10.00 сәгатьтә 3, 5 һәм 10 километрга узышлар булачак. 11.15 сәгатьтә җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Ярты сәгатьтән соң ярышларны ачу тантанасы булачак һәм 12.00 сәгатьтә массакүләм спортта катнашучылар 2017 метрлы дистанциягә старт ала, 12 сәгать 35 минутта нәтиҗәләр чыгарыла.

Горки-Әмәт урман паркында 10.00 сәгатьтә бәйрәмнең тантаналы ачылышы була, аннан соң 2017 метрга ярыш узачак. Көн уртасында нәтиҗәләр ясала.

Гаврилов урамындагы Казансу елгасы култыгында спорт бәйрәме 11 сәгать 50 минутта ачылып, 12.00 сәгатьтә 2018 метрлы дистанциягә старт биреләчәк. Ярыш нәтиҗәләре бер сәгать үткәч чыгарыла.

Искәртеп үтик, «Россия чаңгы юлы» Казанда 11 февральдә үтәргә тиеш иде. Әмма салкыннар булу сәбәпле ул 18 февральгә күчерелде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр