ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Ак Барс" хоккейчылары Уфада "Салават Юлаев" командасын тар-мар итте
Зилә Вәлиева: Мөслимәләр корылтаенда катнашкан ханымнарның язмышы мәңгеләштерелергә лаек
Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар явачак
Рөстәм Миңнеханов губернатор-блогерлар рейтингында бер юлы 7 позициягә күтәрелде
Сәрия Сабурская: Элекке тоткыннарны эшкә урнаштыру буенча квоталар кирәк

Авыл

"Майский" ширкәте теплицада күк җиләк үстереп, аны сатуга чыгарырга ниятли

16 февраль 2017, 15:41

Бүгенге көндә үсентеләр ярты гектар мәйдандагы теплицаларга кайтартып утыртылган.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның “Майский” теплица комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, дөньяда беренчеләрдән булып, теплица шартларында күк җиләк (голубика) үстерүгә керешә. Бу хакта ширкәтнең генераль директоры Илшат Ганиев “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

“Майский”ның күк җиләк үстерә башлавы турында кичә, “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә авыл хуҗалыгы экспозицияләре белән танышып йөргәндә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да әйтелде.

“Европада гына түгел, дөньяда беренче мәртәбә теплицада күк җиләк үстерү технологияләрен өйрәнә башладык. Бүген ярты гектар мәйданда теплицага үсентеләр кайтартып утыртылды. Алар инде чәчәк атып килә. Быел апрель азагы – май башында беренче җиләкләре өлгерергә тиеш. Без аны Агросәнәгать паркында сата башлаячакбыз”, – дип белдерде Илшат Ганиев.

Генераль директор әйтүенчә, Америкада, Европада бөтен рестораннарда кара бөрлегән (ежевика), кура җиләге, күк җиләк куела. “Русча әйткәндә, бүген бу бум. Идея шуннан туды. Голландиягә соңгы тапкыр баргач, бу әйберләрне үзем күрдем һәм үзебездә сынап карарга булдык”, – дип белдерде Илшат Ганиев.

Оешма җитәкчесе ел саен тулай продукция күләме 7-8 процентка арттыра барылуын әйтте. “Советлар Союзы вакытында комбинат 50 гектардан елына 13-14 мең тонна яшелчә үстереп сата иде. Хәзер комбинат мәйданы 36 гектар гына, ә былтыр 35 мең тонна яшелчә үстереп, шәһәрләргә озаттык, ягъни күләмне 3 мәртәбә арттырдык. Быел да продукциянең күләмен 2-2,5 тоннага арттырачакбыз. Коллектив алдында шундый бурыч куелды”, – дип белдерде Илшат Ганиев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр