ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Казан арты” форумы делегаты: Һәрберебез татарлыгыбыз өчен көрәшсә, киләчәгебез булачак
Чистай районында юл һәлакәтеннән соң 13 яшьлек малай комага китә
Минзәлә районындагы Ык елгасында булган коткару операциясенең фотолары барлыкка килде
Татарстан командасы Коста-Рикага Бөтендөнья роботлар олимпиадасына барачак
Вакансияләр ярминкәсендә пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикләнгәннәргә эш тәкъдим ителәчәк

Авыл

Ветераннар Зәй районының Сәвәләй фермасында булды

16 февраль 2017, 17:00

Ветераннар Зәй районының Сәвәләй фермасында булды Терлекчелек тармагы буенча район республикада 6нчы урында.

(Зәй, 16 февраль, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Зәй районының элекке “Искра“ колхозы савымчылары “Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй” бүлекчәсе фермасында булды, дип яза районның “Зәй офыклары” газетасы.

Зәйдә авыл хуҗалыгы тармагына караш тамырдан үзгәрде. Соңгы ике елда республика программасы буенча ферма һәм товарлыклы-сөтчелек комплексларында киң күләмле ремонт эшләре башкарылды, терлекчеләр өчен эш шартлары яхшырды, продукция җитештерү артты. Терлекчелек тармагы буенча район республикада 6нчы урында. Кыскасы, элекке эш шартлары белән бүгенгесе арасында аерма зур. Яңа, барлык шартлар тудырылган фермаларда эшләргә теләк белдерүчеләрнең артуы куандыра. Сафка баскан фермалар, терлек корылмалары өчен бигрәк тә ветеран савымчылар сөенә.

Бүген “Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй” бүлекчәсе һәм җирлек җитәкчелеге район башлыгы инициативасы буенча Иске Маврин һәм Сәвәләйдә терлекчелек тармагында хезмәт куйган сыер савучылар өчен яңа фермалар, корылмалар буйлап экскурсия оештырды. Авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге башлыгы Фатыйх Хәмидуллин аларны терлекләр тоту, ашату, артым һәм үрчем алу өчен тудырылган шартлар, бу уңайдан кулланылучы яңа технологияләр белән таныштырды. Ветеран савымчылар чәй өстәле артында белгечләр белән аралашты, фикерләште, хәтер-хатирәләрен яңартты, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр