ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан һәм Санкт-Петербургта яңа туристик маршрут булдырыла
Әниләр көнендә Татарстанның Милли музеенда караоке һәм матурлык салоны эшләячәк
Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә
Казан һәм Әлмәт командалары “Республика” КВН лигасы финалына узды
Халыкара яшьләр фестивале Уфада уздырыла

Рәсми Татарстан

Татарстан Депутатлары Җәмәгать палатасын формалаштыру кагыйдәләрен үзгәртергә тәкъдим итә

16 февраль 2017, 15:26 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Татарстан Депутатлары Җәмәгать палатасын формалаштыру кагыйдәләрен үзгәртергә тәкъдим итә Канун проекты буенча палата вәкиллеге срогын 4 елдан 3 елга кадәр кыскарту күздә тотыла.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Бүген V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 25 нче утырышында депутатлар беренче укылышта “Татарстан Респубикасының Җәмәгать палатасы турында”гы канун проектын кабул итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында парламентның Канунлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин Җәмәгать палатасына 60 кеше керергә тиеш дип саный. Шуның өчтән бере (20 кеше) гомумроссия һәм төбәкара иҗтимагый берләшмәләрнең республикада теркәлгән структур бүлекчәләре тәкъдиме буенча Татарстан Президенты тарафыннан расланачак. Икенче өчтән бер өлешен (20 кеше) Татарстанда теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар, шул исәптән төбәк иҗтимагый берләшмәләр тәкъдиме белән Дәүләт Советы раслаячак. Татарстан Республикасы Президенты һәм парламент тарафыннан расланган Җәмәгать палатасы әгъзалары калган составны (20 кеше) республика территориясендә теркәлгән җирле җәмәгать берләшмәләре тәкъдим иткән кандидатуралардан сайлап алачак.

Моңарчы Җәмәгать палатасы составында ике тапкыр вәкил булып торганнар яңа палата әгъзалары була алмый.

“Җәмәгать палатасына кандидатлар тәкъдим итү хокукына коммерцияле булмаган оешмалар ия. Һөнәри һәм социаль төркемнәрнең хокук һәм закон мәнфәгатьләрен тәкъдим итү һәм яклау өлкәсендә ким дигәндә, өч ел дәвамында эшчәнлек алып барган һәр оешма Татарстан республикасы территориясендә яшәү урыны булган гражданнар арасыннан бер кандидатны тәкъдим итү хокукына ия”, – дип искәртте Шакир Яһүдин.

Шулай ук канун проекты буенча палата вәкиллегенең срогын 4 елдан 3 елга кадәр киметү дә тәкъдим ителә.

“Яңа палата составының беренче утырышы Татарстан Республиксы Президенты тарафыннан чакырыла һәм Җәмәгать палатасының иң өлкән әгъзасы тарафыннан ачыла”, – дип өстәде депутат.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр