ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Геройлар узышы» 2017 елда Татарстанның Югары Ослан районында уза
Балтачның Борбаш авылында малайлар өчен пансионат ачылачак
Татарстанда 7,5 меңнән артык мәктәп укучысы «Яшь армия» хәрәкәтендә катнаша
Казан федераль университетында һәлак булган Африка студенты белән хушлаштылар
Чистайда мохтаҗларга кием өләшәләр

Мәдәният

Ренат Ибраһимов мемуарлар язган

16 февраль 2017, 15:11

Ренат Ибраһимов мемуарлар язган 24 февральдә Милли китапханәнең Уку залында «Избранное» («Сайланмалар») дип аталган әлеге китапны тәкъдим итүгә багышланган иҗат кичәсе була.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов мемуарлар жанрында китап язган. Бу хакта Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хәбәр итә.

24 февральдә Милли китапханәнең Уку залында «Избранное» («Сайланмалар») дип аталган әлеге китапны тәкъдим итүгә багышланган иҗат кичәсе була.

Ренат Ибраһимовның «Избранное» («Сайланмалар») китабына хатирәләр рәвешендәге кыска, әмма гаҗәеп тирән эчтәлекле хикәятләре тупланган. Әти-әнисе, иҗатташлары белән бәйле истәлекләр, үзенең җыр өлкәсендәге эшчәнлеген, шулай ук дини карашларын-гамәлләрен тасвирлаган өлешләр үзара оста яраштырылып, мавыктыргыч итеп язылган, ди оештыручылар.

Иҗат кичәсе 18:00 сәгатьтә башлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр