ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Геройлар узышы» 2017 елда Татарстанның Югары Ослан районында уза
Балтачның Борбаш авылында малайлар өчен пансионат ачылачак
Татарстанда 7,5 меңнән артык мәктәп укучысы «Яшь армия» хәрәкәтендә катнаша
Казан федераль университетында һәлак булган Африка студенты белән хушлаштылар
Чистайда мохтаҗларга кием өләшәләр

Сәясәт, Җәмгыять

Жириновский сүзләренең сәясәткә әллә ни тәэсире юк – Рафаил Хәкимов

16 февраль 2017, 16:02 , Фото: Султан Исхаков

Жириновский сүзләренең сәясәткә әллә ни тәэсире юк – Рафаил Хәкимов Әңгәмәдәш ЛДПР лидерының провокатор булуын, халыкның реакциясен белергә теләп, һәрвакыт шулай коткы таратуын билгеләп узды.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийның Татарстан белән федераль үзәк арасындагы шартнамәне озайту кирәкмәгәнлеге турындагы фикерен коткы тарату, халык фикерен ачыклау теләге дип кенә кабул итәргә кирәк. Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов Жириновскийның сүзләре буенча “Татар-информ” агентлыгына шул хакта белдерде.

ЛДПР лидеры Владимир Жириновский вәкаләтләрне бүлү турында Татарстан белән төзелгән шартнамәне озайтуга каршы. .

Билгеле булганча, Россиянең Татарстан белән вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамәсе җәй көне гамәлдән чыга. ЛДПР лидеры моңа карата үз фикерен җиткереп, шартнамә бүтән озайтылмаячагына өметләнә. Жириновский фикеренчә, янәсе, федераль үзәк Татарстанга артык күп акча бүлеп бирә, ә башка төбәкләр финанслар ягыннан авырлык кичерә.

“Жириновский андый фикер белән еш кына чыга. Ул бит провокатор, халыкның реакциясен белергә теләп, шулай вәсвәсә кузгата. Аның сәясәттә урыны шундый инде”, – диде әңгәмәдәш.

Рафаил Хәкимов Жириновскийның бу сүзләре ниндидер нәтиҗәләргә китерер, дип санамый.

“Ул бит инде шаулап ала да, шуның белән шул. Социологлар аннары моңа карата реакцияне карый инде. Ул шартнамәгә Путин кул куйган, Жириновский куймаган бит. Дәүләт Думасында тавыш биргәндә дә бөтенесе хуплады. Кемгәдер кызык икән Жириновскийның фикере, тыңласын, әмма сәясәткә аның тәэсире әллә ни булмас”, – дип белдерде сәясәт белгече.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр