ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татарстан-Төркия дуслыгы җәмгыяте" 25 еллыгын билгеләп үтте
Татарстанда язгы чәчү планы 99 процентка башкарылган
Мәскәү аэропортында бер пассажир хатынның корсагында 4 кг кыйммәтле әйбер тапканнар
Путин май карарына эләкмәүче бюджет хезмәткәрләренең эш хакын арттырырга тәкъдим итте
Бинаның фасады белән сәхнәсен ясап бетерәсе калды – Кариев театры директоры Мансур Ярмиев

Сәясәт, Җәмгыять

Жириновскийдан куркып ятсаң, бөтенләй эшләмәскә кирәк – сәясәтче Наил Мөхәррәмов

16 февраль 2017, 14:22

Жириновскийдан куркып ятсаң, бөтенләй эшләмәскә кирәк – сәясәтче Наил Мөхәррәмов Казан дәүләт энергетика университеты профессоры, сәясәт фәннәре докторы фикеренчә, Жириновскийның сүзләрен федераль үзәкнеке дип кабул итәргә кирәкми.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийның Татарстан белән шартнамә төзергә кирәк түгел дигән сүзләрен федераль үзәкнең карашы дип кабул итәргә кирәкми. Казан дәүләт энергетика университеты профессоры, сәясәт фәннәре докторы Наил Мөхәррәмов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде. 

ЛДПР партиясе җитәкчесе Владимир Жириновский федераль хакимият белән вәкаләтләрне бүлү турында Татарстан белән төзелгән шартнамәне озайтмаска өндәде. Искәртеп үтик, шартнамәнең вакыты быел җәй аенда чыга. 

Бу документ җәй көне гамәлдән чыга һәм республика җитәкчелеге берничә тапкыр аны озайту нияте турында белдергән. ЛДПР лидеры моңа карата үз фикерен җиткереп, шартнамә бүтән озайтылмаячагына өметләнә. Жириновский фикеренчә, янәсе, федераль үзәк Татарстанга артык күп акча бүлеп бирә, ә башка төбәкләр финанс ягыннан авырлык кичерә.

“Жириновский тарафыннан бу табигый нәрсә, ул һаман республикаларга каршы чыга бит. Ул күптәннән бөтен төбәкләрне губернага әйләндерүгә омтылган, федерализмга каршы булган кеше, шуңа күрә аның Татарстан белән шартнамәгә карата әйтелгән сүзләре әллә ни сәер, көтелмәгән кебек яңгырамый”, – диде Наил Мөхәррәмов.

Аның фикеренчә, бу Жириновскийның сайлаулар вакытында Татарстанда үзе теләгән нәтиҗәләргә ирешә алмавы белән дә бәйле. “Күрәсең, аның республикага ачуы чыга. Ил күләмендә башта 15әр процент, 1993 елны 24-25 процент җыйган кешенең Татарстанда үзе теләгән нәтиҗәгә ирешкәне булмады, шуңа күрә саруы кайный. Аның башка фикерләре дә бар. Имештер, без Төркия яклы, Россиягә карата җитәрлек дәрәҗәдә тугрылыклы түгел. Татарстанга карата аның мөнәсәбәте билгеле, аның әллә ни үзгәргәне дә юк”, – ди әңгәмәдәш.

Наил Мөхәррәмов, Жириновскийның сүзләрен федераль үзәкнең карашын чагылдыра дип аңларга кирәк түгел, дип билгеләп узды.

“Жириновский хәл итми аны, “Бердәм Россия” хәл итә. Ул безнең яклы булса яхшырак булыр иде, мөгаен, аның хәлиткеч көчләре, җитәрлек депутатлары юк. Җитәкчелек белән ул еш очрашмый, уртак эшләре юк. Шартнамәгә кул куйганда, хәтерләсәгез, федерация советы рәисе Миронов та каршы иде. Барыбер монда алар хәл итми. Курку турында сүз булырга да мөмкин түгел. Нигә куркырга?! Жириновскийдан куркып ятсаң монда, яшәмәскә, эшләмәскә кирәк”, – ди ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр