ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Азербайҗан татарлары Мәүлидне билгеләп үтәчәк
Казан һәм Санкт-Петербургта яңа туристик маршрут булдырыла
Әниләр көнендә Татарстанның Милли музеенда караоке һәм матурлык салоны эшләячәк
Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә
Казан һәм Әлмәт командалары “Республика” КВН лигасы финалына узды

Сәясәт, Авыл

Татарстанның азык-төлек куркынычсызлыгы канун белән ныгытылачак

16 февраль 2017, 16:11

Татарстанның азык-төлек куркынычсызлыгы канун белән ныгытылачак Мондый канун проектлары Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульяновск, Саратов, Рязаньда инде кабул ителгән.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Татарстан Дәүләт Советында “Татарстан Республикасының азык-төлек куркынычсызлыгы турында”гы канун проекты каралды. Әлеге канун – авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек җитештерүне планлаштыру, республика базарын халык өчен кирәкле һәм кеше сатып алырлык бәядә азык-төлек белән тәэмин итүне җайга салучы хокукый база булдыруга нигез.

Канун проектын депутатларга Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, мондый канун проектлары Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульяновск, Саратов, Рязаньда кабул ителгән.

Татарстан ит белән 111 процентка, тавык йомыркасы белән 117 процентка, сөт белән 120 процентка, шикәр белән 235 процентка, бәрәңге белән 261 процентка, икмәк продукциясе белән (онга күчереп исәпләгәндә) 124 процентка тәэмин ителгән. Шулай да, республиканың азык-төлек белән тәэмин ителеше һәм азык-төлек куркынычсызлыгының төп төшенчәләрен һәм күрсәткечләрен канун дәрәҗәсендә ныгыту тәкъдим ителә.

Депутат Марат Гадыев әлеге канун проекты башка вариантта эшләнелгән булырга тиеш, дип саный. Аның фикеренчә, сәүдә базары ризык белән тулган, аеруча Европа илләрендә. “Бу канун да күбрәк җитештергән саен яхшырак дигән, фикерне алга сөрә. Бу алай түгел. Сәүдә базары беркайчан да буш булмаячак. Без продукцияләрнең көндәшлеккә чыдам булуын тәэмин итү хакында уйланырга тиеш. Исән калу концепциясе шуннан гыйбарәт”, – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин: “Концепцияне без хәзер инде үзгәртә алмыйбыз. Сәүдә базарын берничә буынга бүлеп була. Беренчесе — җитештерү, ягъни безнең климат шартларында үсә торган продукция. Икенче буын ул кибетләр ачу, читтән продукция кертү һәм әлеге сәүдә челтәрләренә үз продукциябезне кертә алмау. Әмма базар – ул көндәшлек. Шуңа да сыйфат һәм бәя ягыннан көндәшлеккә чыдам итеп эшләргә кирәк. Без хәзер җитештерүчедән алып, кулланучыга кадәр булган чылбырны крарарга тиеш”, – диде.

Канун проекты беренче укылышта кабул ителде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр