ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Икътисад, Җәмгыять

Татарстан моношәһәрләрендә эшсезләрнең саны кабат үзгәргән

16 февраль 2017, 11:40

Татарстан моношәһәрләрендә эшсезләрнең саны кабат үзгәргән Чаллы, Менделеевскта эшсезләр саны кимегән, ә Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Чистай һәм Кама Аланында арткан.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Соңгы мәгълүматлар буенча Чаллыда рәсми рәвештә эшсез дип 1787 граждан исәпләнә. Бу аннан алда теркәлгән саннан 31 кешегә кимрәк дигән сүз. Эшсезлекнең кимү күренеше Менделеевскта да күзәтелә. Бу хакта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы рәсми сайты хәбәр итә.

Калган шәһәрләрдә рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән гражданнарның саны арткан. Әлеге елның 14 февральгә урнашкан хәле буенча Түбән Камада - 1193, Яшел Үзәндә - 743, Алабугада - 465, Чистайда - 405 һәм Кама Аланында - 342 кеше эшсез дип санала. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр