ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Мәдәният

Азнакайның Актүбә бистәсендә романслар кичәсе узды

15 февраль 2017, 06:00

Азнакайның Актүбә бистәсендә романслар кичәсе узды Кичәдә романс турында шигырьләр, аның барлыкка килүенә багышланган цитаталар, кызыклы фактлар яңгырады.

(Азнакай, 15 февраль, "Татар-информ", "Маяк", Нина Хвалеева). Азнакай районының Актүбә бистәсендә романслар кичәсе узды, дип яза районның "Маяк" газетасы. Россиядә беренче романслар яңгыраганга ике гасырдан артык вакыт узса да, алар бүген дә күңел кылларын тибрәтергә сәләтле.

Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортының иҗади хезмәткәрләре романсларга багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырып, тамашачыны узган гасырларга алып кайткандай булды.

Кунак бүлмәсендәге өстәлләрдә шәмнәр яна, талгын гына фортопеанодан моң агыла...

Кичәдә романс турында шигырьләр, аның барлыкка килүенә багышланган цитаталар, кызыклы фактлар яңгырады.

Юлия Паняева, Татьяна Овсянникова, Нина Хвалеева, Светлана Козина башкаруында 19-20 нче гасырларның танылган романсларын, Мария Прохорованың үз язган «Случайная встреча» романсын тамашачы бик җылы кабул итте. Сөмбел Хәлимова башкаруында рус һәм татар романслары да алкышларга күмелде. Ә инде «Отговорила роща золотая», «Дорогой длинною» романсларын зал бергәләп җырлады.

Кичәдә бистәнең зыялылары һәм ветераннары катнашты. Берәүләр өчен ул элекке дуслар белән очрашу, икенчеләр өчен билгесез романслар дөньясы белән танышу булды.

Соңыннан чәй өстәле артында да алган тәэсирләр хакында сөйләшеп-фикерләшеп сүзләр бетмәде. Мондый музыкаль кичәләрне алга таба да үткәрергә кирәк дигән теләктә таралашты кунаклар, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10