ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Әкият” курчак театры дөнья чемпионаты көннәрендә ике татарча спектакль күрсәтә
“Зәкят” хәйрия фонды 3000 кешегә ифтар үткәрә
Чаллыда балалар һәм яшьләр оешмалары 72 тонна макулатура җыйган
Р.Миңнеханов Париж делегациясенә: Республикага килүегез - хезмәттәшлек өчен яхшы этәргеч
Зөфәр Хәйретдинов: Ротациягә бер генә җырың бирелсә, тутырып акча алам дип уйларга кирәкми

Дин

Мәскәү мөселманнары Сирия качакларына гуманитар ярдәм җыйган

11 февраль 2017, 11:05 , Фото: mosdum.ru

Мәскәү мөселманнары Сирия качакларына гуманитар ярдәм җыйган  Безнең акция Сирия мөселманнарына гына түгел, ә медикаментлар, гомумән, кешеләрчә игътибар кирәк булган һәркемгә адреслана, дип белдерә Мәскәү мөфтие.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Мәскәү мөселманнары җәмгыяте Сирия качакларына 6 миллион сум гуманитар ярдәм җыйган, якын арада ул Ливанга тапшырылачак. Бу турыда Мәскәү мөфтие Илдар хәзрәт Аләутдинов РИА Новости мәгълъмат агентлагына хәбәр иткән.

"Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм "Зәкят" фонды "Изгелек белән бүлеш!" акциясенә кушылырга чакырды. Акция Ливанда барган сугыштан качарга мәҗбүр булган качакларга ярдәм итүне күздә тотып оештырылды. Социаль челтәрләрдә дә, дин тотучылар арасында да аңлаттык. Кыска гына вакыт эчендә 6 миллионнан артык акча җыелды", — дип сөйләгән Аләутдинов.

Шушы көннәрдә Аләутдинов җитәкчелегендәге делегация Бәйрутка гуманитар ярдәмне Ливан-Сирия чик буендагы качакларга тапшыру өчен очачак.  

"Безнең визит тынычлык һәм гуманизм визиты, Россия ярдәм кирәк булучыларга, ул ил кайда гына булмасын, булыша һәм булышачак та. Безнең акция Сирия мөселманнарына гына түгел, ә медикаментлар, җылы киемнәр һәм, гомумән, кешеләрчә игътибар кирәк булган һәркемгә адреслана", — дип йомгаклаган сүзен Мәскәү мөфтие.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10