ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Җәмгыять

Чүпрәле районында Лазарь Дергуновның тууына 110 ел тулуга багышлап митинг үткәрелде

11 февраль 2017, 02:00

Чүпрәле районында Лазарь Дергуновның тууына 110 ел тулуга багышлап митинг үткәрелде Каһарманның бюсты алдында авылдашлары – Яңа Уби урта мәктәбе укучылары чыгыш ясадылар, аның батырлыгы турында горурланып сөйләделәр.

(Чүпрәле, 11 февраль,  Татар-информ", "Туган як",  Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле районы үзәгендәге каһарманнар аллеясында Социалистик хезмәт герое, КПССның ХХI съезды депутаты, элеккеге Чапаев исемендәге колхоз рәисе Лазарь Васильевич Дергуновның тууына 110 ел тулуга багышлап митинг үткәрелде, дип яза "Туган як" газетасы.

Аңа хөрмәт һәм ихтирам белдерергә теләүчеләр арасында район җитәкчелеге, оешма һәм предприятие вәкилләре, техникум студентлары һәм мәктәп укучылары бар иде. Каһарманның бюсты алдында авылдашлары – Яңа Уби урта мәктәбе укучылары чыгыш ясадылар, аның батырлыгы турында горурланып сөйләделәр.

Шушы авылдан ике данлыклы шәхес, ике Социалистик хезмәт героеның район һәм республика данын бик еракларга танытуларына горурланмаслык та түгел шул. Башкарма комитет җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов та бу хакта урынлы искәртеп узды. Чүпрәлеләр дә үзенең каһарманнарын онытмый, аларның бюстлары район үзәгендәге аллеяда урын алган.

Лазарь Дергунов 1907 елның 9 февралендә Яңа Уби авылында туган. Шушы авылның башлангыч мәктәбен тәмамлагач та аңа укуын дәвам иттерү мөмкин булмый. Гаиләгә эшче куллар таләп ителә. Әтисе янәшәсендә ат җигеп бик яшьли җир сөрә, чәчә. 1930 нчы елда аларның гаиләсе колхозга керә. "Кулакларга безнең җавап" колхозында аны кладовщик итеп билгелиләр. Аннан соң хуҗалык мөдире вазыйфасын йөклиләр. Уби яшелчә киптерү заводында кассир хезмәтен дә башкара. 1938 нчы елда аны Чапаев исемендәге колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Әмма тыныч тормышта аңа колхозны күтәрү насып булмый, Бөек Ватан сугышы башлангач ук аны фронтка алалар. Башта Карелиядә, аннан соң 1942 елда Көньяк – Көнбатыш фронтында һәм Сталинград өчен сугышта катнаша. Авыр яраланып госпитальгә эләгә һәм 1943 елның башында өйгә озаталар, "Сугышчан батырлыгы өчен" медале белән бүләкләнә. Икенче группа инвалид булып кайткач та аны авылдашлары янә колхоз җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугыш елларында әлеге колхоз эшчәннәре әзерләүләр пунктына 718 мең пот ашлык, 3300 пот яшелчә, 1080 пот ит һәм дистә меңләрчә литр сөт тапшыра. Колхозчыларның күмәк тырышлыгы белән танклар һәм самолетлар төзү өчен оборона фондына миллион сумнан артык акча күчерелә.

Сугыштан соңгы елларда колхоз тотрыклы икътисадый үсеш юлына баса. Чәчүлек мәйданнары һәм малларның баш саны арта. Авыл хуҗалыгы культуралары үстерү буенча хуҗалык районда алдынгы урынга чыга, хезмәтне оештыруда прогрессив эш формалары кулланыла башлый, материаль – техник база ныгый. Колхоз берничә мәртәбә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша. 1947 ел башында колхоз коллективы югары уңыш өчен Бөтенсоюз ярышының инициаторы булып чыккан Алтай колхозчыларының патриотик башлангычына бердәм кушыла. Шушы елның август ахырларында чапаевлылар әзерләүләр пунктына 12156 пот югары сыйфатлы бөртекле ашлык тапшыралар.

Югары Совет Президиумының 1948 елның 6 мартындагы Указы нигезендә Лазарь Васильевич Дергуновка Ленин ордены, "Урак һәм чүкеч" алтын медале белән Социалистик Хезмәт герое исеме бирелә. Әлеге колхоз белән ул 1967 елга кадәр җитәкчелек итә. Аны 1959 елда КПССның ХХI съездына делегат һәм Татарстан Югары Советына депутат итеп сайлыйлар. Каһарман якташыбыз 1974 елның 23 декабрендә вафат була, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10